Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында мөслимәләр өчен ифтар узды, анда йөздән күбрәк кеше чакырылды

Буа районында дини оешмаларда актив эш алып барган, ислам динен таратуда үзеннән даими өлеш керткән хатын-кызлар катнашында ифтар оештырылды.

Авыз ачу  Наратлык урманы территориясендә урнашкан кафеда узды. Район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов мөслимәләрне Рамазан ае белән котлап, мөхтәсибәт эшенә  өлеш керткән хатын-кызларга рәхмәтен ирештерде. Район мәчетләрен рәсмиләштерүдә зур ярдәм иткәне өчен Карлы авылыннан Алсу Садыйковага һәм мәдрәсә каршында балалар бакчасы оештыруда тырышлыгы өчен Буа шәһәреннән Лилия Вәлиуллинага Татарстан Диния Нәзарәте башлыгы мөфти Камил Сәмигуллинның Рәхмәт Хатларын тапшырды. Ифтар мәҗлесендә  105 хатын-кыз чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев