Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында өлкәннәр белгечләрдән баланың хокуклары турында җаваплар алдылар (фото)

Бүген Буа районы башкарма комитеты бинасында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм итү көне кысаларында әти-әниләрне һәм баланы тәрбиягә алган опекуннарны төрле сораулар буенча кабул итү оештырылды.

Сорауларга адвокатлар,  нотариус, прокуратура хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе вәкилләре, районның опека, социаль яклау һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре җаваплар бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләр һәр сорауга тулы җаваплар һәм алга табан ни эшләргә икәнлеге турында аңлатмалар алдылар. Нигездә әниләр һәм опекуннарны балигъ булмаган яшьтәге балаларның мөлеккә хокуклары, алиментка бирү тәртипләре, балалар тарафыннан комендант сәгате законы  турында сораулар кызыксындырды кызыксындырды. Оештыручылар раславынча, мондый формат төрле өлкәләргә кагылышлы сорауларга бер урында җавап алу мөмкинлеге белән уңайлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев