Буа районында өлкәннәргә кар көрәргә булышалар
Көне-төне кар иште узган ялларда.
Мондый күз ачкысыз буранда торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре генә өйдә утырмады. Рәсми мәгълүматларга караганда, шәһәр эчендәге юлларны чистарту өчен җаваплы булган "Буа МППЖКХсы" җәмгыятенең 15 техникасы һәм 30дан күбрәк эшчесе кар “һөҗүме” белән “көрәшкән”. Авылларда да юлларны ачу белән проблемалар тумаган. Ут-күз чыгып каза күрү, каты авырып китеп, “Ашыгыч ярдәм” күрсәтү хезмәтчелеге буенча да бернинди бәхетсезлек очраклары күзәтелмәгән. Шул ук вакытта әлеге гадәттән тыш хәл кешеләрдә әле иң әйбәт сыйфатлар җуелмавын да күрсәткән. Сез әлеге материалларда кар “әсирлегендә” калучыларга ярдәм итү очракларын күрерсез. Кайнар пылау һәм чәй Иске Суыксу авылында яшәүче Фариз һәм Нурзидә Баһаветдиновлар трассада басып торган фуралар йөртүчеләрен өйләреннән пылау һәм кайнар чәйләр алып чыгып ашаталар. Бу турыда сөйлиселәре килмәсә дә, сораша башлагач, телләре “чишелде” тагын. Фариз абыйның Буадан эштән кайткан вакытта берничә көн рәттән шәһәр башыннан алып Иске Суыксу авылына кадәр машиналар колоннасы басып торуын күреп, йөртүчеләрне жәлләп йөрәге әрнегән. - Өйгә кайткач, Нурзидә апагызга кырда басып торучылары бигрәк жәл. Әйдә, берәр кайнар ризык әзерләп ашатыйк әле, дип әйттем. Ул да шулай уйлаган, әмма рөхсәтсез ризык өләшергә ярамас, дип шикләнгән. Мөхтәсибәттән дә шулай китереп ашатуларын ишеттек тә, ярый икән, дип җыендык. Тимер юлны аркылы чыгу урыныннан алып Карлы авылына табан кырда басып торучы 40ка якын кешегә өлеш чыкты. Авыл эчендә калучыларына кибет, кафелар якын бит, - дип сөйләде Фариз абый. Нурзидә апа белән авылдашлары Фирдәвес Хәйбуллова пылауларны салып биргән арада Фариз абый юлаучылар белән аралашып та өлгергән. Бахмут шәһәреннән булган бер йөртүче ир-ат Мариуполь шәһәренә Татарстан аша төзелеш материаллары ташыйм, дип сөйләгән. Моңа кадәр җир белән тигезләнгән Мариупольда бөтен көченә төзелеш бара, күрсәгез, бар да яңадан торгызыла, шулкадәр шатлык. Буран аркасында дүрт көн туктап торам, сездә кеше кешегә бик мәрхәмәтле, - дип әйткән. Казахстаннан, Самара өлкәсеннән килүчеләр Татарстанда мондый “бөкеләр” куркыныч түгел, сезгә ышанып була, дип әйтеп киткәннәр. Шәкертләр кар көрәде Буа мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр шимбә көнне буран дулап торганда көрәкләр алып кар көрәргә чыктылар. Егетләргә рәхмәт йөзеннән кайберәүләр аларны фотоларга төшереп, социаль челтәрләргә дә урнаштырдылар. Район мөхтәсибе Ильмир Хәсәнов мәдрәсәдә шундый вакытларда ярдәмгә барырга әзер торган төркем барлыгы турында сөйләде. -Шулкадәр кар яуды, бу Аллаһының безгә бүләге. Киләсе уңышларыбыз, эчәр суларыбыз дип кабул иттек. Барысына да сөенеп кабул итик, дип әйтәсем килә. Мәдрәсә күршесендә яшәүче бер олы яшьтәге хатынкыз миңа юл ачып бирә алмыйсызмы, дип шалтыратты. Ире авырып китеп дәваханәдә ята. Шәкертләр барып, йорт тирәсен кардан арындырдылар. Аннан коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасы җитәкчесе Айрат Сафиуллин, бераз шәһәрдәге тротуарларны ачарга булыша алмассызмы, диде. Саулык булганда нигә булышмаска?! Бу бик саваплы эш. Бер дә авырсынмыйча ял көнне саф һавада вакытны файдалы уздырдык. Тагын мәктәп, балалар бакчалары кебек 20гә якын социаль биналар тирәләрен чистарттык - дип сөйләде ул. Рафыйк абый рәхмәте Янтуган авыл җирлегендә һәм мәктәп коллективында кар-бураннарда ишеген ачып чыгарга көче булмаган яшәүчеләрне биш бармаклары кебек беләләр. Бу юлы да шулай булды: кар тутырды да, тутырды. Җирлек башлыгы Рамил Җамалетдинов җомга көнне киченнән урамнарга “рейд” ясап узды да, укучылардан ярдәм сорады. Икенче көнне укытучы Лилия Фәхретдинова укучылары белән иң беренче атаклы колхозчы Рафыйк Бохараев өе янына килделәр. Ишегалларын, капка алдын чистартып, карын ташып өеп тә куйдылар. Заманында колхоз фермасында көнтөн хезмәт куйган Рафыйк ага чын күңеленнән рәхмәт әйтеп сөенде. Балаларның яннарына үзе дә чыгып карап торды. Сәкинә Вәлиева үзе әлегә өендә булмаса да, капка алдын чистарттылар. Әби авырып китеп балаларына киткән, тиздән өенә кайтырмын, дип өметләнә. Улы СВОда хезмәт иткән әнигә ярдәм иттеләр Әлши авылында яшәүче Александра Гаврилованың улы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Аның улы беренче көннәрдә үк мобилизацияләнә. Александра Николаевна “Родина” колхозында озак еллар сыер савучы булып эшли, аннан фермага хисапчы итеп куялар. Биш бала тәрбияләп үстергән ана бүген берүзе яши. Дүрт кызының берсе авылда. Карлы бураннарда йорт тирәсен көрәргә аңа ярдәмгә укучылар килгән. Укытучы Светлана Сюрмина әйтүенчә, ана барысына да чын күңеленнән рәхмәт әйтеп, җиргә тынычлык килүен һәм барлык әниләрнең улларын сөенеп каршы алуларын теләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев