Буа районында Сабан туйга сөлгене мотоблок арбасына утырып җыйдылар (фото, видео)
Борынгы йоланы шулай үзенчәлекле итеп Буа районы ветераннар советы активы һәм “Буа моңнары” мәдәният бүлеге ветераннары оештырдылар.
Ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова белдерүенчә, өлкән буын вәкилләре мондый чараларда һәрвакыт үзләреннән өлеш кертәләр һәм йолаларны, гореф-гадәтләрне буыннан буынга тапшыруны үзләренең бурычлары саныйлар.
Менә бүген дә мәдәният бүлеге ветераннары, җырчылар, җирле шагыйрәләр белән бергә киңәшеп, татар киемнәре киеп Буа шәһәре урамнарына чыктылар.
Бер уңайдан район газетасы редакциясенә дә тукталдылар. Кызлар, теләкләр теләп, озын колгага сөлгеләр, яулыклар бәйләделәр.
Гармунчылар Марат Миңгалиев белән Газинур Хәйретдинов, Талия Гыйматдинова барысын да тальянда уйнап биеттеләр.
-Атны кайдан табыйк хәзер, бахбайны мотоблок алмаштырды. Колга тотып мотоблок арбасына утырып йөрибез. Бик күркәм йола. Колга Буа егете Фәнис Гайнетдинов кулында. Халык капка алдына чыгып карап кала, яулык, сөлгеләр тотып чыгучылар да бар. Төп максатыбыз - Сабан туе күрке булып торган шушы матур гадәтне кайтару, - диде “Буа моңнары” мәдәният бүлеге ветераны Гөлчәчәк Кәлимуллина.
Алар җырлар белән шәһәрнең Ефремов, К. Маркс, Космовский, Шорс урамнарын әйләнделәр. Сөлгеләрне Сабан туе җитәрәк аны оештыручыларга тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев