Буа районында сәламәтлеге чикле балалар яңартылган мәктәпкә ашкынып бара
Элеккеге сәнгать мәктәбен сәламәтлеге чикле балалар өчен уку йорты итеп ремонтлый башлагач, кайбер әти-әниләр үзләре дә килеп кызыксынганнар.
Яңа мәктәпкә кайчан керәчәкбез? Ремонт барганда балаларга ачык төсләр белән тышланган фасадына карап узуы да күңелле булган хәттә. Ниһаять, бу көн җитте. Алар бүген соңгы сүз белән ремонтланган һәм заманча җиһазландырылган мәктәптә белем ала.
Ачык төсләр дә ярдәм
Барлык бүлмәләрдә яңа парта-урындыклар, шкафлар, стеллажлар. Уку-укыту өчен ноутбуклар заманча электрон җиһазлар – ноутбуклар, интерактив такталар, логопед өчен көзгеле компьютерлар. Резеда Шакирова башлангыч сыйныфта белем бирә. Укучы белән дәреслек, язу белән шөгыльләнү өстенә хәзер интерактив тактада эшләү өстәмә ярдәм итә.
-Мәсәлән, яңа хәреф өйрәнәбез ди. Мин барысын да язып аңлатканнан соң, тагын хәрефнең дөрес язылышын, авазның ничек яңгырашын өстәмә материал рәвешендә әлеге тактага чыгарып була. Тактага төрле төсләр белән язып карау да өйрәнергә ярдәм итә. Миңа калса, хәтта диварларның төсе дә тәэсир итә аларга. Балаларның монда күчкәнне бирле күбрәк кызыксынуларын, күп нәрсәне белергә омтылуларын тоям, - ди укытучы. Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән педагог Елена Юманова да биредә өстәмә дәресләр алып бара. Укытучы электрон тактаны кабызды: табигатьтә кош рәсеменең һәрбер детален ясау һәм караңгы, якты төсләр чагылышын аңлата. Интерактив тактада пумала белән төсләрне яктырак һәм куерак та кулланып була. Зур экран аша күзәтергә дә, аңларга да бик җайлы. Педагоглар барлык сыйныфларда да электрон такталарның булуын әйтәләр.
“Көзгеле модульле система хыялда иде”
Мәктәптә логопед кабинеты да хәзер барлык заман таләпләренә җавап бирә. Әнисә Яфизова биредә 38 бала белән шөгыльләнә. Педагог Казан шәһәрләренә тәҗрибә уртаклашырга баргач еш кына коллегаларының көзгеле мультисистема белән шөгыльләнүләренә кызыгып кайта торган булган. Хәзер видеокамера, микрофон һәм тавыш-сөйләм мөмкинлеге булган профессиональ логопед программа тәэминаты белән җиһазландырылган модульле система аның кабинетында да бар. Компьютер экранының көзгесе бар, бу балага үзенең чагылышын күрергә мөмкинлек бирә. Комплектка кертелгән видеокамера ярдәмендә белгеч баланың алга китешен һәм уңышларын теркәп бара.
“Тормышка әзерлибез”
Уку йортының шундый заманча мөмкинлекләре белән директор урынбасары Виктория Яковлева таныштырды. Ул биредә 5-6 сыйныфларга биология һәм география укыта. Без тренажерлар белән җиһазландырылган спорт залында, педагог-психолог, технология кабинетларында да балаларның шөгыльләнүләрен зур кызыксыну белән карадык. Биредә коляскалы инвалид балалар өчен дә барлык кабинетлар, уңайлыклар тиешле стандартларга туры килә.
-Буа районының сәламәтлеге чикле балалар өчен уку йортында 1 сыйныфтан алып 9 сыйныфка кадәр 36 бала белем ала. 8 баланы педагоглар өйләренә барып укыталар. Укытучылар, белгечләр җитә. Безнең төп бурыч, уку йортыннан баланы тормышка әзерлекле итеп тәрбияләү, - ди Виктория Яковлева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев