Буа районында сатып алучы кибеттә ялган купюра белән түләгән
Район полиция бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге факт федераль юл уңаенда урнашкан сәүдә нокталарының берсендә теркәлә.
Билгесез сатып алучы товар өчен 5 мең сумлык ялган купюра белән түләгән. Әлеге юлдан транзит транспортчылар агымы күп, ялган акча хуҗасының район кешесе булмавы да фаразлана.
Шуңа полиция хезмәткәрләре кисәтә: акча белән эш иткәндә һәрвакыт игътибарлы булыгыз. Бигрәк тә зуррак купюралар эш иткәндә алданмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев