Буа районында соңгы кыңгырау чыңлады
Районның 141 укучысы өчен ул мәктәп белән хушлашу вакыты җитүен хәбәр итеп яңгырады.
Чыгарылышларны олы тормыш юлына быел 15 мәктәп озата.
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, аларның иң күбе – 30 укучы – шәһәрнең 1 номерлы мәктәбен тәмамлый. Адав-Толымбай, Иске Сукысу уку йортлары белән исә нибары берәр укучы хушлаша.
Тугызынчыны барлыгы 476 укучы бетерә. Алардан 89ы шәһәрнең 2 номерлы лицеенда белем алган. Яңа Тинчәле һәм Янтуган төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә әлеге сыйныфлар берәр укучылы гына булган.
Сишәмбе көнне Соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкаларда мәктәп бусагасын атлап чыгып китәчәк егет-кызлар адресына район җитәкчелеге, укуытучылар, әти-әниләр иң изге теләкләрен җиткерделәр. Чыгарылышларга бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарында уңышлар, калган сыйныфлар укучыларына җәйге каникулны күңелле һәм файдалы үткәрүләрен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев