Буа районында су басу ихтималына әзерлек турында сөйләштеләр
Бүген район хакимимятендә Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмәне комиссия рәисе Ленар Шакирҗанов алып барды. Ул, быел кар күп булганлыктан, су басу ихтималын кисәтте. Ленар Рафыйк улы моңа әзер булып торырга - райондагы гидрокорылмаларны тәртипкә тотарга, суүткәргеч торбаларны чистартырга, су каналларын ерырга кушты. Ул өченче ел Исәк авылында булган көчле су агымы турында искә төшерде.
Су басу куркынычы булган Бик-Үти һәм Ямбулат авылларында кизү тору постлары санын арттыру да комаучаулык итмәс, дип белдерде ул. Су астында кала торган ике күпер хакында да сүз барды. Кыятныкында әйләнеп узу юлы (Тоншерма аша) бар, ә Бәбки авылында 12 кеше авылда бүленеп калырга мөмкин. Килдураз авылы җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов, су күтәрелеп, авыл бүленеп калган очракта, анда яшәүчеләр кирәкле дарулар һәм азык-төлек белән тәэмин ителүен әйтте.
Киңәшмәдә шәһәр прокуроры да катнашты. Ул авыл җирлеге башлыкларына үзләре участогында булган физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне, “авыр” гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар турында белешергә, кешеләр һәм аның хуҗалыклары каза күрмәсен өчен барлык чараларны күрергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев