Буа районында сугару уңышны икеләтә арттыра, диләр
Орлыкчылык белән шөгыльләнүче “Кыят” җәмгыятендә моны тиздән үз тәҗрибәләрендә раслаячаклар
Биредә 400 гектарда “Татмелиорация” оешмасы проекты буенча сугару системасы җиһазлана. Торбалар сузу, сугару машиналарын монтажлау белән өч бригада шөгыльләнә. Кыскасы, кырның берничә өлешендә эш кайный. Без әлләни биек булмаган каркаслы пирамида тирәсендә эшләүчеләр янында тукталдык. Аны монтажлаучы Владислав Переверзев белән Виктор Шеин әйтүенчә, бу стационар башня. Җыеп әйткәндә, системаның “йөрәге”. Элек һәр хуҗалыкта диярлек булган “волжанка”ларны этеп күчереп йөртергә кирәк булса, хәзергеләре автоматлаштырылган. Машиналарны пульт ярдәмендә, хәтта телефон аша да “боерык” биреп кенә хәрәкәткә китерәсең. Алары исә сигезәү һәм суны башня тирәли әйләнеп йөреп сибәчәкләр. Машиналарның берникадәрен кыр читенә җыеп куйганнар инде. Аларга Зөя елгасы суы җир астыннан сузылган 5 километр озынлыктагы торба буенча киләчәк. Менә шундый системалы булу “рәхәте” 95 миллион сум тәшкил итә. Аның 40 миллион сумы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан субсидияләнә. Җәмгыятьнең генераль директоры Владимир Грачев үз чыгымнарын 5 ел эчендә каплау мөмкин булуын әйтә. Чөнки әлеге кырга орлык өчен люцерна чәчәчәкләр. Болай да бәясе кыйммәт булган – килограммы 750 сум торган әлеге культураның рентабельлелеген уңышны икеләтә-өчләтә арттырып та үстерергә планлаштыралар хуҗалыкта. Монда нәкъ менә сугару ярдәмгә киләчәк. – Елның елында туфракта дым җитмәгән шартларда люцерна һәр гектардан уртача 2 центнер уңыш бирә. Сугару белән ул 4-5 центнерга җитәчәк, – ди җитәкче. Әлегә уҗым бодае биләгән кырга люцернаны беренчесенең уңышны җыеп алуга – августның беренче декадасында чәчәчәкләр. Һәм су сибү агрегатын быел ук сынап караячаклар. Беренче нәтиҗәне киләсе елда күрергә мөмкин булачак. Ә технология таләпләрен төгәл үтәгәндә, бер чәчкән үлән җиде ел уңыш бирә ала. Аннан инде бу урынны башкаларга, мәсәлән, кәбестә, бәрәңге кебек яшелчәләргә бирергә була. – Сугару белән төрле культураларны үстерергә мөмкин. Хәтта бөртеклеләрне дә. Ул барысының да уңышын арттырачак, – ди Владимир Александрович. Җитәкче 400 гектар сугару җирләренең чик булмавын да әйтә. Сүз уңаеннан, Совет елларында тәҗрибә-җитештерү исеме йөрткән “Кыят”та андый мәйданнар 2 мең гектар тәшкил иткән. Бүген “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясенә кергән җәмгыять ул вакыттан бирле килгән традицияләрне дә дәвам итә, уңышны арттыруның яңа юлларын да эзли. Хуҗалыкта 1975 елдан бирле туфрак эрозиясенә каршы көрәш максатында урман мелиорациясе эшләре комплексы алып барыла. Сортларның бары югары продуктлылары һәм сыналганнары гына игелә. Моның өчен төрле авыл хуҗалыгы культуралары орлыкчылыгын үстерү буенча инновацион мәйданчык булдырылган, сорт сынау делянкаларына ел саен 150дән күбрәк сорт чәчелә. Планлы фәнни-тикшеренү һәм селекция эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев