Буа районында татар телен яраткан һәм аны өйрәнгән укучылар бәйгедә көч сынашты (фото)
Бүген районда 15нче Габдулла Тукай исемендәге нәфис сүз бәйгесенең район туры узды
Буа районында татар телен яраткан һәм аны өйрәнгән укучылар бәйгедә көч сынашты (фото)
Бүген районда 15нче Габдулла Тукай исемендәге нәфис сүз бәйгесенең район туры узды. Бәйгедә 1-11 сыйныф укучылары жюри алдында шигырь һәм проза әсәрен сәнгатьле уку, яисә укучы үзе иҗат иткән инша эше белән катнаша алды. Бәйгенең район туры өлешендә 20гә якын укучының эше бәяләнде. Укучыларның чыгышларын шагыйрә, якташыбыз Иске Тинчәле авылында туып үскән Йолдыз Шәрәпова, язучы, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлнур Айзатуллина кебек тел белгечләре хөкем итте. Һәр катнашучы диплом белән бүләкләнде.
-Укучыларның саф татар телендә сәнгатьле итеп чыгыш ясаулары сөендерә. Милли киемнәрдән килүне дә мөһим дип тапканнар. Татар теле сезнең кебек тырыш, максатчан укучылар булганда һәрвакыт яшәячәк. Сез барыгыз да җиңүчеләр - диде бәйгене алып баручы үзәк китапханә хезмәткәре Дилбәр Ситлыйкова.
Җиңүчеләр булып Алия Абдрахманова, Диана Талипова, Адел Бабаева танылды. Бәйгенең апрель аенда Г. Камал театрында бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган гала-концерт белән төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев