Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында татар халкының милли бизәкләре югалмаячак. “Ак калфак” оешмасы чигү бәйгесенә йомгак ясады

Анда буалы осталар егермедән күбрәк кул эше тәкъдим иткәннәр. Күз явын алырлык сөлгеләрдән район мәдәният йортында күргәзмә оештырылды, алар алга таба төрле милли бәйрәмнәрне дә бизәячәкләр.

 

Чакыруны төрле милләт вәкилләре кабул итте

Бәйгедә катнашучыларның кайдан булуын сорап торасы да түгел, авыллар исемнәре бизәкләр өстенә чигеп куелган. Ташкичү, Бик-Үти, Күшке, Зур Фролово, Килдураз, Әлши, Татар Аксуы – тарихка кереп калучыларның берничәсе генә.

– Иң мөһиме – барысы да чын күңелдән, йөрәк җылыларын биреп чиккәннәр.  Һәрберсенең эше мактауга лаек, - ди “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Нурия Гайнуллова. Моның шулай икәнен раслап, чигүчеләрнең барысына да бу көнне муниципаль район башлыгы исеменнән  Рәхмәт хатлары  тапшырылды.  Аларга сок-лану сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессының Буа җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов, район мәдәният йорты директоры Илнар Талипов та җиткерделәр. Ә  кичәдә катнашкан барлык аккалфаклылар алкышларын бүләк иттеләр.

Бәйгедә нигездә мәдәният хезмәткәрләре катнашкан. Араларында мәдәнияттән ерак торган, ә менә энә-җепне еллар дәвамында кулыннан төшермәүчеләр дә бар. Адав-Толымбай авылыннан Рузалия Галиуллина, Килдураздан Гөлия Сафина, Күл Черкененнән Рәзинә Гайнуллина, Югары Лашчыдан Нурсәнә  Сәлахетдинова, Югары Наратбаштан Рауза Дышина – шундыйлардан.

 

– Сөлге чигү шөгыле бала чагымнан килә. Икенче сыйныфта укыганда кирәкмәгән әйберләрдән җепләр сүтеп чигәргә өйрәндем. Эшләгән, балалар үскән чагында бу мавыгуым онытылып торды. Лаеклы ялга чыккач яңадан тотындым. Мин моны күңелем кушканга, ял итү өчен эшлим. Армия сафларына китүчеләргә, авылыбызда үткәрелүче балалар сабан туенда җиңүчеләргә бүләккә бирергә яратам. Чигеп куйган 13 сөлгем бар, - ди Нурсәнә апа. Рауза апа катнашучылар арасында иң өлкәне – аңа 75 яшь. Кул эшләреннән гомере буе аерылмаган. Бүген дә чигә дә, бәйли дә.

– Элек бит чигү модада иде. Бу эшкә өлкәнрәк кызлардан өйрәндем. Алар янына кич утырырга бара идек. Ул вакытта мулинәләр дә юк иде. Аларны аламачыдан алыр өчен сөяк, чүпрәк-чапрак җыйдык. Чиккән әйберләрне диварларга элдек, каенана белән каенатага атап сөлгеләр әзерләдек. Бәйгегә дә туган авылым, Буа исемнәрен өстәп, 55 ел элек чиккән сөлгемне алып килдем, - ди ул. Рауза апа авыл клубында эшләп килүче кул эшләре түгәрәгенә бик те-ләп йөри. Шигырьләр дә яза. Туган тел турындагысын кичәгә дә алып килгән.

 

Алга – яңа планнар

Буалыларның чигүдә осталыкларын күрсәтергә тагын да форсат бар. Нурия Гайнуллова очрашу барышында намазлыклар чигү бәйгесен игълан итте. Аннан дисбе ясау буенча җиңүчеләрне дә ачыклаячаклар.

– Әлегә уйлый торыгыз, әзерләнә башлагыз. Кышка таба нәтиҗәсен ясарбыз, - диде ул. Оешманың максаты гореф-гадәтләрне, милли ашларны, гаилә кыйммәтләрен яшь буынга тапшыру булуын ассызыклады. Алга таба аңа юнәлтелгән чараларның тагын да үткәреләчәген әйтте.

– Планны оешманың авыллардагы филиаллар җитәкчеләре белән бергә төзибез. Алар районда 15ләп исәпләнә. Шулай ук һәр эшкә юнәлешне Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да бирә, - диде Киләчәккә планнар белән үткәннәргә нәтиҗәләр дә ясалды бу көнне.

 

Быел “Ак калфак” оешмасы тарафыннан үткәрелгән чараларда - “Татар кызы” бәйгесендә җиңүче Зилә Заһидуллина, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында үткәрелгәнендә “Татар кызчыгы-2021” исемен алган Диләрә Сөнгатова, Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең район турында җиңгән Румия Җаббарова, Нәфисә Ханмурзина, Алия Абдуллина, Алинә Аббасова очрашуга махсус чакырылдылар. Яшь аккалфаклылар буш кул белән килмәгән – шигырьләр укыдылар. Республика күләмендәге туган тел, шәҗәрәләр бәйгеләрендә укучылары, гаиләсе җиңү-ләр яулаган Зур Фролово мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Исмәгыйлева аларга әзерләнү нечкәлекләре турында сөйләде. Гөлчәчәк Кәлимуллина мәдәният хезмәткәрләре ветеранна-рының эш планнары белән таныштырды. Менә шундый тәҗрибә уртаклашуларга, фикер алышуларга бай очрашу җыр-шигырьләр, гармун, курай моңнары белән үрелеп барды. Милли бизәкле кичә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев