Буа районында терлек азыгы әзерлиләр
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә күпьеллык үләннән барлыгы 857 гектарда урдырылган.
Аның күп өлеше – 422 гектары бу мөһим эшне беренчеләрдән булып башлап җибәргән “Авангард” агрофирмасына туры килә. Биредә аннан 986 тонна сенаж салынган. Район буенча әлеге күрсәткеч 1566 тоннга тиң. Терлек азыгы әзерләү тагын “Заря” агрофирмасында, “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативында, “АгроНур” җәмгыятендә, кайбер фермер хуҗалыкларында бара.
Быел хуҗалыклар яңгырлар аркасында бу мөһим эшкә алдагы еллар белән чагыштырганда берникадәр соңгарак калып керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев