Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында терлекләргә яшел масса әзерләү кызуында

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чагы бүген.

“Заря” агрофирмасының “Иске Мәртле” бүлекчәсендә бу мөһим эшнең барышы белән без дә танышып кайттык.

Авылга килеп җитәрәк йөк автомобильләренең тыз-быз чабуыннан үлән үскән кырның да, сенаж базының да кай тарафта булуын тиз чамаладык. Башта соңгысы урнашкан фермага юл алдык. “КамАЗ” автомобильләре әрҗәләрендәге ямь-яшел массаны бер-бер артлы бушатып китәләр.

— Һава торышы уңай булган, үлән тиешенчә кипшенгән көннәрдә 15шәр һәм аннан да күбрәк рейс ясарга өлгерәбез. Уналтынчысына 1 мең сум премия дә языла. 20дән артса инде – 2 мең. Бу бик яхшы өстәмә түләү, – ди автомобиль йөртүче Рәмис Хисамов. Дистәдән артык йөк машинасының көн дәвамында никадәр яшел масса китерүен ачыклыйсы авыр түгел. Ә аны “К-700” тракторларында эшләүче тәҗрибәле механизаторлар Анатолий Малышев һәм Валерий Карпов эттереп, тыгызлап торалар. Үлән тавы өелгәннән өелә бара.

– Безнең максат – сенаж cыйфатлы булып җитешсен өчен тыгызлауны җиренә җиткереп башкару. Шуңа бер минутка да туктап тормыйбыз. Кояш кыздырса да, эссе булса да, ардырып җибәрсә дә, зарланмыйбыз, түзәбез, – ди Анатолий Васильевич. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң механизатор һөнәрен сайлап, аңа 43 ел гомерен багышлаган хезмәткәргә үз вакытында техниканың барлык уңайлыклары булганын да тәкъдим иткәннәр. Баш тарткан ул.

– Ияләшенгәннән бер дә аерыласы килми. Минем өчен иң яхшы трактор – бу. Заманчаларында яшьләр эшләсен, – ди. “К-700”е белән чәчүдә дә, җир эшкәртүдә дә катнаша.

Башка сораулар биреп, озак тоткарлыйсы итмәдек. Эшләренең иң тыгыз вакыты чөнки. Яшел уракка чыкканнарына бер атна тирәсе генә булуга карамастан “Боерган” бүлекчәсендә бер базны ябарга өлгергәннәр инде.

– 3,5 мең тонна сыйдырышлы бу базны да тиз арада – 3 көндә ябарга планлаштырабыз. Мондый оперативлык сыйфатлы сенаж әзерләү өчен кирәк, – ди Иске Мәртле фермасы мөдире Николай Федоров. Тагын сыйфат үләннең тиешле дәрәҗәдә кипшенүенә, ягъни андагы коры матдә өлешенең 35 проценттан кимрәк булмавына да бәйле.

– Аның күләмен махсус прибор ярдәмендә сәгать саен тикшереп торабыз. Нигездә люцерна урдырылганнан соң ике көн эчендә әзер була, – ди агрофирманың баш ветеринария табибы Гомәр Мөстәкыймов. Аның әйтүенчә, люцернаның хәзер нәкъ сенажга салырга ярашлы бутонлашу вакыты. Аннан соң берьеллык үләннәрне урдырырга керешәчәкләр. Агрофирма буенча барлыгы 8 мең тонна сенаж әзерләү планы куелган. Бу 1,5 еллык запас белән.

Аны үтәү авырлык тудырмас, дип ышаналар. Үләннәр уңышы әйбәт. Үстерелгәнне җыярга яңгырлар гына аяк чалмасын, башка хилафлыклар килеп чыкмасын, диләр. Без барган дүшәмбе көнне барысы да яхшы иде – көне дә заказ буенча кебек.

– Уңыш әйбәт, техника уңайлы, кыскасы, бөтен мөмкинлекләр, шартлар тудырылган, эшләргә рәхәт. Иртәдән кичкә кадәр 500 тонна тирәсе үлән ваклап озатам, – ди азык җыю комбайнын иярләүче Валерий Мукасев. Бу эш тагын  Александр Антоновка  йөкләнгән.

– Җәебез тулысынча диярлек үлән кырында уза. Аннан комбайннарны бераз “дәвалап” алганнан соң кукурузны силоска ваклату башлана, – ди Валерий Николаевич. Агрофирма буенча аны 8,5 мең тонна күләмендә базлаячаклар.

Сүз уңаеннан, күпьеллык үләннәрне урдыруга районың барлык хуҗалыкларында керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 июньгә 5591 гектар мәйдан биләгән үләннәрнең яртысы теземнәргә салынган. Шуның 1546 гектары – сенаж, 1285 гектары печән өчен. Кичәге көнгә барлыгы 2683 тонна сенаж базланган. Аның иң күп өлеше – 1328 тоннасы “Авангард” агрофирмасына туры килә. “Заря” агрофирмасында бу сан 1009, “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативында 245 тоннага тиң. Печән 345 тонна әзерләнгән. Аның 150 тоннасы “Кыят” җәмгыятендә, 100 тоннасы – “АгроНур”да һәм 90 тоннасы фермер хуҗалыкларында. Һәр шартлы баш терлеккә 2,9 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән. “Авангард”та, “Ямбулат”та һәм “Заря”да ул 4-4,2 центнерга тиң.

Хуҗалыкларда үсемлекләрне саклау эшләре дә дәвам итә. 93177 гектарда алар чүп үләннәренә каршы гербицидлар, 19679 гектарда коркычларга каршы инсектицидлар, 33559 гектарда авыруларга каршы фунгицидлар белән эшкәртелгән. 95 мең гектарга якын мәйданда үсемлекләр яфрактан, 49929 гектарда тамырдан тукландырылган.

 Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев