Буа районының тыл ветераны хөрмәтләре өчен Владимир Путинга рәхмәт әйтте
Буа районында тыл ветераны хөрмәтләре өчен Владимир Путинга рәхмәт әйтте

Буа районы Адав-Толымбай авылында яшәүче тыл ветераны Әлфия Аппакованы 95 яшьлеге уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтҗанов, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре өенә барып тәбрикләделәр. Азат Әхмәтҗанов юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның телеграммасын тапшырды. Район һәм җирлек исеннән тәбрикләп, бүләкләр бирде.
Әлфия апа гомер буе Коминтерн исемендәге колхозда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Сугыштан соңгы иң авыр елларда төнге-көнгә бәйләп эшләгән, илне аякка бастыруга зур өлеш керткән буын вәкиле ул.
-Нишлисең, безнең чорга шундый замана килде. Тыныч тормышка сөенеп, өметләнеп эшләдек. Илләргә тынычлык иңсен, җитәкчеләргә авыр эшләрендә барысын да башкарып чыгарлык саулык телим. Рәхмәт бүгенге шул гомер эчендә безне онытмаулары өчен, ил җитәкчелегенә дә, сезгә дә, - диде ул.
Ул үз нигезендә улы, килене, оныклары тәрбиясендә гомер кичерә. Авылның үткәнен саклап, үрнәк булып яшәүче хөрмәтле кешесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев