Буа районында үткән халык җыеннарында сыер асраучылар җыючыларның сөтне түбән бәядән алуына зарлана
Бу мәсьәләне Кайбыч авыл җирлегендә узган халык җыенында да күтәрделәр
Әлеге җирлектә халык сөтне Яшел Үзән сөт комбинатына һәм Чурак авылындагы сөт кабул итү пунктына тапшыра. Биредә сөтнең 1 литры өчен 33 сум түлиләр. Кайбычлылар, районда кайбер сөт җыючыларның литрын 40 сумнан җыюларын әйтеп,м ни өчен бездә түбән, дигән сорауны күтәрәләр.
Мәсәлән, Адав-Толымбай, Алших, Чурак, Ырыңгы авыл җирлекләрендә берничә сөт җыючы продукцияне Апас районындагы һәм Чурак авылындагы сөт җыю пунктына тапшыра, ә сөтнең литрына 40 сум түли. Буа районында бүгенге көндә күп хуҗалыкларда аның литры 30-33сум тәшкил итә.
Район башлыгы Ранис Камәртдинов районда югарырак бәядән сөт җыючылар бар икән, аларга тапшырырга кирәк, дигән фикер белдерде. Бүгенге көндә җирлектә 267 хуҗалык исәпләнә, алар арасында 30 хуҗалыкта савым сыеры асрыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев