Буа районында үзара салым акчасына юллар сала башладылар
Әлегә Адав-Толымбай авылында бара. Анда үзара салым акчасына авылның Кооператив урамында юлны төзекләндерә башладылар.
Адав-Толымбай авылы зур, биредә 436 йорт һәм 800дән күбрәк кеше яши. Халык та дус яши, бердәм рәвештә үзара салым акчасын җыялар. Юлларны гел ремонтлап торабыз. Тик берни дә мәңгелек түгел, юллар да таушала, шуңа карап, төзекләндерәбез, - диде авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтҗанов.
Тагын авылга керү юлында койма куелачак һәм балалар мәйданчыгы ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев