Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында ветеринария белгечләре авыл хуҗалыгы хайваннары асрау кагыйдәләрен үтәргә чакыра

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе район ветеринария берләшмәләреннән авыл хуҗалыгы хайваннарын асрау кагыйдәләрен бозу, аерым алганда, хуҗалыкларның һәм гражданнарның аларга планлы ветеринария профилактика һәм эпизоотиягә каршы вакцинацияләү, кан алу һәм идентификацияләү чаралары үткәрүдән баш тарту фактлары буенча даими рәвештә мөрәҗәгатьләр алу турында хәбәр итә.

Дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова мондый җавапсызлыкның аеруча куркыныч авырулар чыганаклары барлыкка килүгә, шулай ук кешеләрнең алар белән авыруына китерергә мөмкин булуын искәртә. Яз җитү белән хайваннарның йогышлы авырулар йоктыру куркынычы арта. Моңа юл куймас өчен эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү шарт. Инфекцияне кузгату чыганагы булып авыру хайваннар, шулай ук авырганнан соң озак вакыт вирус йөрткән хайваннар тора. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм фермаларга күп авырулар чыганагы авыру (авырган) хайваннар, шул исәптән кыргыйлар белән көтүлектә, су эчкәндә контактта булганда, йогышлы азык, су аша, авыру хайваннар сөтен, шулай ук авыру (авырган) хайваннарны сугым продуктларын кулланганда кертелә. Шунысын да онытмагыз: 1993 елның 14 маендагы “Ветеринария турында”гы 4979- 1 номерлы Россия Федерациясе Законының 18 маддәсенә туры китереп, терлекләрнең сәламәтлеге, аларны асрау һәм куллану өчен аларның хуҗалары, ә ветеринария-санитария ягыннан куркынычсыз булган терлекчелек продуктларын чыгару өчен бу продуктларны җитештерүчеләр җаваплы. Ветеринария законнарын бозган өчен Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексының 10.6 маддәсенең 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тарту каралган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев