Буа районында Зөя елгасында су, күтәрелеп, ике урында күпергә җитеп килә
Килдураз һәм Кыят авылларында су астында кала торган күперләрнең торышын белештек.
Килдураз авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов белдерүенчә, Бәбки авылына чыга торган күпер өстенә су менмәгән, кичә якынча бер метрдан күбрәк ара калган булган.
–Бәбкидә барлыгы тугыз кеше даими яши. Иң кечесенә 6 яшь. Без авыл фельдшеры белән берлектә әлеге гаиләләргә гел барып торабыз. Алар барлык азык-төлек, кирәкле медикаментлар белән тәэмин ителгән, - диде Зөлфәт Әхәтов. Сүз уңаеннан, узган ел күперләр 14 мартта ябылган, 2024 елда - 1 апрель көнне. Җирлек башлыгы Александр Мишин сүзләренә караганда, Кыят авылы күперендә су күпергә бер метрдан кимрәк җитмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев