Буа районында журналистлар хокук саклау органнары белән ришвәт темасына сөйләште
“Буинск-Информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлары белән берлектә Буа районара тикшерү бүлеге, Буа шәһәр прокуратурасы, район эчке эшләр бүлеге һәм шәһәр башкарма комитеты вәкилләре катнашында коррупция темасы буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.
Ул Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылды. Иң беренче сөйләшүдә катнашучыларны эшчәнлекләре белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин таныштырды. Ул районда ришвәтчелеккә каршы профилактика чараларына игътибар зур булуын белдерде. Районда оештырылган коррупциягә каршы көрәш буенча координация комиссиясе тарафыннан оештырылган утырышларда катнашуларын һәм таләп ителгән һәрбер яңалыкны куллануга алуларын әйтте. Буа районара тикшерү бүлеге начальнигы Илнур Сабирҗанов шулай ук 10 айлык эшчәнлек нәтиҗәләренә тукталды. Эчке эшләр бүлеге хезмәтчелеге, прокуратура белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен һәм нәтиҗәләрнең уңай булуын белдерде. Шул чорда тикшерү бүлегендә коррупцион җинаять кылуларның 10 очрагы теркәлгән. Арада эчке эшләр органнары тарафыннан җиткерелгәннәре дә, бүлек хезмәткәрләренең җинаять эшләрен тикшергәндә ачыкланган очраклар да бар. Чыгыш ясаучы барлык мөрәҗәгатьләр буенча җинаять эшләре кузгатылуын әйтте. Бүлек ун ай эчендә 10 эшне тикшереп, судка тапшырган. Бер үк вакытта тикшерүчеләр коррупцияле җинаятьләр буенча каза күрүчеләргә зыянны кайтару өстендә дә эш алып баралар. Илнур Сабирҗанов җинаятькә барып җиткәнче иң мөһиме булып профилактикалау торуын әйтә. Шулай ук Татарстан Республикасы Тикшерү идарәсе төрле мәгълүмат ресурсларында киң җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәдә торуы хакында белдерде.
Буа шәһәр прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге мәгълүматы белән прокурор ярдәмчесе Регина Ихсанова таныштырды. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 11 аенда коррупция буенча 6 закон бозу очрагы ачыкланган. Бүгенге көндә судка 19,8 миллион сумлык дәгъва җибәрелгән. Әлеге чорда ришвәт алу буенча административ хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Буа шәһәр прокуратурасы районның финанс-бюджет палатасы һәм контроль-исәп палатасы белән берлектә даими рәвештә бюджет өлкәсендәге законлылыкны, муниципаль кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен сатып алу өлкәсен көйләүче законны тикшерәләр. Аның барышында закон бозу очраклары булмаган. Күзәтү астындагы территориядә Татарстан Республикасының Буа районында «Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» (2015-2025 еллар) муниципаль программасы кабул ителгән. Үткәрелгән тикшерүләр программа чаралары тулысынча үтәлүен күрсәтте.
Районда коррупциягә каршы координация комиссиясенең дә тулы көченә эшләвен билгеләп үтте ул. Буа шәһәр прокуратурасы, Буа районының кайбер мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре тарафыннан дәүләт социаль сәясәтен тормышка ашыруда коррупциягә каршы тору законнарының үтәлешен тикшерде.
Агымдагы елның 11 аенда оборона-сәнәгать комплексы, милли проектлар, миграция, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау һәм башка юнәлешләрдә коррупцион җинаятьләр ачыкланмаган. 2025 елның 11 аенда Буа шәһәр прокуратурасы тарафыннан 9 коррупцияле җинаять эше каралган, алар 9 кешегә карата кузгатылган һәм коррупциягә каршы ведомствоара эш төркеменең 1 утырышы һәм 1 координация киңәшмәсе үткәрелгән.
Журналистлар алга табан да хокук саклау органнарына халыкка коррупциягә каршы мәгълүмат җиткерү өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек итү теләген җиткерде.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә районның коррупциягә каршы координация эше буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда катнашучылар һәрберсе үз эшчәнлекләре өлкәсе буенча чыгыш ясадылар. Районда муниципаль хезмәткәрләрнең балалары арасында “Коррупциягә каршы кулга-кул тотынышып” дигән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне комиссия рәисе Ранис Камәртдинов бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев