Буа районындагы авылда шәхси гаражда өч транспорт янып бетте
Буа районындагы авылда шәхси гаражда өч транспорт янып бетте
Янгын сүндерү хезмәтчелегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 29 декабрьдә Алших авылында 13 сәгатьтә гараж януы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәч, гаражда хуҗасының “ВАЗ-21093” автомобиленең, мотоблок һәм мотоциклының януын күрәләр. Санаулы минутлар эчендә янгынны сүндерәләр. Янгын гаражда утын белән ягыла торган мичтән чыккан, дип фаразлана.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр (шул исәптән) Татарстан территориясендә, шул исәптән Буа районында да, махсус янгынга каршы режим кертелде. Аның кысаларында сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш) һәм ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метрга кадәр; торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, күп кешеләр булган объектлар, автомобиль юллары, шәхси һәм күпфатирлы йортлар чикләреннән 30 метрга кадәр булган арада 3 нче класс куркынычлыклы пиротехник әйберләр шартлату тыела. Буа һәм Дүртөйле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча районара бүлек башлыгы Айдар Хәйруллин сүзләренчә, махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар икеләтә артачак. Һәм алар түбәндәгечә булачак: гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик затларга – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев