Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районындагы районара почтамт шоферы Ирек Хисамовны хат ташучылар “Ирек булса, почта тиз килә!”, дип мактый-мактый каршы алалар.

Ул җирле почта хезмәтчелегенең иң тугры хезмәткәрләренең берсе, 25 елдан бирле бүлекчәләргә басмаларны, хатларны һәм товар-кыйммәтләрне иртәнге сәгатьләрдә китереп җиткерә.

 

Ирек турында газетага материал әзерләгәндә  без аның белән әле көн яктырып та бетмәгән вакытта эш урынында сөйләштек. Куе зәңгәр төстәге “Почта России” логотиплы “ГАЗ-Соболь” автомобилен шофер маршрутка әзерләп куйган. Бүген чәршәмбе, ул үз маршруты өчен сортировкалау бүлегендә әзерләп куелган басмаларны һәм товарларны алып, юлга чыгачак. Үзәк почтадан атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә авыллардагы бүлекчәләргә дүрт юнәлеш  буенча баралар. Берсе шәһәр буйлап китә.

- Ирек Хисамов  белән 30 елга якын эшлибез. Почта хезмәтендә үз эшенә җаваплы карамаган кеше озак кала алмый. Ул да шулай, зур стажлы булганга арада иң ышанычлысы. Безнең Кыят бүлекчәсендә 6 хат ташучы бар,  алар 8 авылга почта тарата. Менә шул кадәр кеше аның хезмәте өчен рәхмәт әйтә, дигән сүз, - ди Кыят авылы почта бүлекчәсе начальнигы Светлана Грачева.

Почтамт хезмәтчелегендә Ирек Хисамов кебекләрне йөртүче, дип әйтү генә аз ул. Күз алдына китерәсезме, бу эш никадәр җаваплы. Шуңа күрә аларның яннарында һәрвакыт озатучы да йөри. Беренчедән, алар кешеләрнең ерак араларга якыннарына ышанып җибәргән посылка-бандерольләр кебек кыйммәтле товарларның адресатка ватылмыйча, эштән чыкмыйча барып җитүе өчен җаваплы. Икенчедән, газета-журналларның типогра-фиядән ничек басылып чыккан шул килеш, тәртип белән  вакытында килеп ирешүендә аларның өлешләре бик зур.

-Мин эшемне бик яратам. Кешеләр белән эшләү, үзеңнең аларга кирәк булуың кыйммәт. Кайберәүләр почта аша нидер килүен безгә кадәр килеп көтеп торалар. Димәк, без кешеләргә кирәк. Почта хезмәтен берни дә алмаштыра алмый, - ди Ирек Хисамов үзе.

Төп эшеннән тыш, аны “алтын” куллы ир булуы өчен дә коллективта бик хөрмәт итәләр. Ул бергә эшләгән кызларның электригы да, ватылган өстәл-урындыкларны әйткәч үк төзәтеп куючы оста һәм дус та. Көзге-язгы пычракларда да Ирек Хисамовны авыл почта бүлекчәләре ялт иткән “ГАЗ» автомобиленнән ерактан ук танып алалар. Димәк, безнең “районка”бызның да укучыларга үз вакытында тәртип белән барып ирешүендә аның өлеше зур. Шуңа күрә рәхмәт йөзеннән  аның турында менә шулай  аерым алып сөйләргә теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев