Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан ат караучы Гөлназ“ хезмәтен 20 елдан артык башкара

Аңа кадәр сыер савучы булыш эшләгән Гөлназ Әмирхановага һөнәрен ат караучыга алыштыру бер дә авыр булмый.һ

 

– Барыбер шул терлек бит инде. Ә аларның мин барысын да яратам, – ди ул хезмәтенең бар мәгънәсен шушы ике җөмләгә сыйдырып.  Менә шуңа һәр  көнен бахбайлар әйләнәсендә үткәрә дә. Эшкә иртәнге алтыда килеп, сәгать унга кадәр, аннан төштән соң тагын ике сәгать  сигез кардада асралучы 600ләп атны карыйлар. Сергей Сайкин белән икәү эшлиләр алар. 

– Терлек азыгы җитәрлек, фермада ат асрау өчен бөтен шартлар тудырылган. Кайда да эшләргә кирәк һәм һәрберсенең үз авырлыгы бар, – ди стажлы ат караучы. Төп вазифалары малларны  ашату-эчертү, асларын чистарту булса да, аларны җигәргә-туарырга да кирәк. Биналарга азыкны ат белән кертәләр чөнки. Монысын да Гөлназ үзе башкара. Некрасов язганча, ярсу атны буйсындырырлык хатын-кызлар бүген дә бар икән дими мөмкин түгел. Гөлназ гына монда бернинди гайре табигый хәл күрми. Бу эшкә теләсә кем өйрәнә ала, ди.    Шулай да көчле булу кирәклеген инкарь итми.  Ә яратырга кирәклеге турында алдан ук әйткән иде инде. Менә шушы сыйфатларны үзендә туплаган гүзәл зат кечкенәдән үзе карап үстергән дүрт аяклы дуслары янына курыкмыйча керә, һәрберсе белән сөйләшә, сыйпап та ала. Мондый мөнәсәбәтне бахбайлар да ярата – егерме ел дәвамында берсенең дә зыян салганы юк. Без килгән көнне әллә тизрәк үзләре янына чакырып, әллә кызыксынып, аңа якынрак елыштылар. Димәк, атлары да ярата хуҗаларын.

Ат караучыларның хезмәтеннән җитәкче-белгечләр дә канәгать.

– Үзләренә йөкләнгәнне җиренә җиткереп башкаралар. Атларның үсеше, сакланышы яхшы, –ди зоотехник Айнур Исхаков. Сакланыш, дигәннән, моның өчен  кайвакыт аерым хезмәт тә куярга туры килә. Берсендә әнисе авырып киткән колынны Гөлназ шешәдән сөт эчертеп үстергән.

Әлфия Әсхәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев