Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан Дүрт бала әнисе салмыш килеш юлга чыккан

Районда исерек йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар дәвам итә.

 

 

Район ЮХИДИ инспекторлары эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләре белән берлектә юлларда кагыйдә бозучыларны тоткарлыйлар. Быел (5 июльгә кадәр) 70 исерек йөртүчегә карата административ эш кузгатылган. Шуларның 12се – янәдән спиртлы эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә итүчеләр. Алар арасында өченче тапкыр салмыш килеш рульгә утырган дүрт бала анасы да бар.

Моннан тыш мотоцикл һәм мопедчылар катнашында юл һәлакәтләре кабатланып тора. Чираттагысы 29 июнь көнне 22 сәгать 10 минутта на Ефремов-Б.Хмельницкий урамнары чатында булды. Анда “ВАЗ-21140” автомобиленә “Вента” мопеды килеп бәрелә. Соңгысының –  2007 елгы йөртүченең “права”сы да булмый. Нәтиҗәдә, мопедчы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып, үзәк дәваханәгә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев