Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан фермерның бәрәңге уңышы яхшы, тик сатып алучылар гына бәяне көннән-көн төшерә баруларын әйтә

Быел да бәрәңге, аш чөгендеренең иртә өлгерә торган сортына зур өмет баглаган булган Буа районы Аксу авылыннан фермер Фирдүс Салаватуллин

 

 

Трактор казыткан йодрык-йодрык бәрәңгеләр кызу кояш астында кибә. Эшчеләр, сатып алучылар килә калса дип, кыр кырыена әзер капчыкларны чыгарып тезеп куйганнар.  Күренеп тора әле фермер уңышны ала гына башлаган. Ә капчыкларга тутырып куйган бүлбеләр сөбханалла, шундый өре булып үскәннәр. Бәрәңге хуҗасы Аксу авылы фермеры Фирдүс Салаватуллин озакламый үзе дә килеп җитте. Кырдан “югалуының” сәбәбе, читтән үзенә ялланып эшкә килүчеләрне, сатып алучыларны каршыларга киткән булган. Шуннан ул безгә быелгы ел уңышы, яшелчәләрне урнаштыру, якын-тирәдән эшче кулларны ничек табуы турында бәйнә-бәйнә сөйли башлады.

Быел ул иртә өлгерә торган сортлы бәрәңгене 14 гектарда, аш чөгендере белән кишерне 7шәр гектарда утырткан. 1 гектар кабак та чәчкән. Ел-елга туры килми. Узган ел иртә өлгерә торган сортны күпләп сатып алучылар кырдан чират торып диярлек сатып алып бетергәннәр. Әлләни өре булмаса да, килограммы 30 сумнан төшмәгән. Узган ел көз, быел яз фермердан бәрәңге булырмы, дип кызыксынучылар күп булган. Тагын сорау күп булыр дип, өметен өзмәгән фермер. Гдәттә, яңа бәрәңгене сатып алучылар июль айларында ук сорый  башлагач, җитәрлек булсын, дип аны 14 гектарда чәчкән. Яз иртә килгәнгә, 14 апрельдә үк утыртканнар. Җылысы да, дымы да җиткән. Шуңа бәрәңгесе ишелеп уңган.

 

- Без бит инде бер-ике капчык белән сатучылар түгел. Үзегез аңлыйсыз. Иртә өлгерә торган бәрәңге ул вакытында ашап бетерер өчен, саклауга куеп булмый. Шуңа тиз-тиз алып, уранаштырасы килә. Тик быел күпләп сатып алучылар хакын төшерә баралар. Менә Ульяновсктан килделәр. Өресе-вагын бергә тутырган бәрәңгеләрнең килограммын 25 сумга килештек.  Әйдә, 20 сумнан җибәр, дип тә сорыйлар. Аптыраган инде, шулкадәр чыгым, хезмәт тотып уңыш үстерәсең, ә бәясе юк. Фермер ничек яшәргә тиеш соң ул? Авылда болай да фермерлар азая бара бит. Яшелчә белән элек 9 фермер шөгыльләнә иде, хәзер без берничәү генә калдык. Шул эшләгәннең кызыгы булмау аның сәбәбе, ди.

 

Бәрәңге кыры белән янәшәдә үк аш чөгендере кыры җәелеп ята. Еракта кешеләр эшләгәне күренә. Аш чөгендеренең дә өре булып үскәннәрен ала башлаганнар инде. Аны кул белән алып кисәләр. Эшчеләрне фермер һәр көнне иртүк Чуашиянең Ялчек районыннан барып ала. Эшне 7дә башлыйлар һәм 16 сәгатьтә кире өйләренә илтә. Ел саен бер бригада булып акча эшләргә килүләрен әйтә.

 

-15-16 кеше гаиләләребез белән ел саен сезонга килеп, эш тәмамланганчы эшлибез. Мин 26 ел буе эшлим һәм фермердан бик канәгатьмен. Ул да безнең эшкә риза. Быел түләүне дә көнгә 2 мең сум ясады. Төшке ашны алып килеп ашалар. Эчәргә чәй-су һәрвакыт бар. Гаиләләребез белән шактый гына керем эшләп алабыз, - ди Ялчектән килеп эшләүче Елена Печехова. . Ел да Үзбәкстан якларыннан килеп эшләп китүчеләр дә бар. Менә быел да егетләр киләбез, дип ышандырганнар.

 

Аш чөгендере дә искитмәле булып үскән. Бик өреләр дә түгел, сорты да сусыл. Бәясе генә кызыктырмый, арзаная баруын әйтә хуҗа. Башта күпләп сатып алучылар килограммын 20 сумнан алабыз, дисәләр, хәзер 15 сумга сорыйлар икән.

 

Кырдан сатылмаган уңышны фермер үзенең яшелчә саклау аңгарларына илтеп куеп тора. Ялчектән килгән эшчеләр чөгендерләрне капчыкларга төяп, трактор әрҗәсенә ташыдылар. Бүген-иртәгә сатып алучылар килергә тиеш, дип өметләнә фермер.

 

Фермер  киңәше

Фирдүс Салаватуллин яңгырлы елны бәрәңгене фитофтороздан ничек саклау турында киңәшләрен дә бирде.

-Иң беренче орлыкны фитофтороз, гөмбәләнү һәм төрле бактерияле препаратларга каршы фитоспорин препараты белән эшкәртеп утыртырга кирәк. Бәрәңге тишелеп чыккач, аның сабакларын авыруларга бирештерми, саклый. Ул химик түгел, биологик препарат.

Вегетация, ягъни сабаклары үскән бәрәңгеләрне фунгицид белән эшкәртсәң, ул сабакларың нык, авыруларга бирешми үсүенә ярдәм итәчәк. Без “кумир” препаратын кулланабыз. Фитофтороз ул гөмбә авыруы, бәрәңгенең сабаклары саргаюга  һәм бүлбеләр эчерүгә китерә. Тагын яңгырлы елларда альтернариоз авыруы өчен дә уңайлы шартлар күп. Монысы да гөмбә авыруы. Ул үсентеләрнең яфраклары саргаеп, бәрәңгенең саплары иртә вакытта төбе белән корып бетүгә китерә.  Әлеге фунгицид препараты үсентегә үтеп кереп, аның барлык сосуд системасы буйлап тарала һәм препарат тимәгән өлешләрен дә авырулардан саклый.  Аның  тәэсире 1 айга кадәр бара. Фунгицидны сипкәч, ул  2 сәгать эчендә “эшли” башлый. Яңгыр яуса да куркыныч түгел.

Наилә Хәсибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев