Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан күп балалалы гаилә тарихы: «Шунда тудык, шунда күбәйдек»

Килдураз авылында яшәүче Ландыш һәм Рәмис Шәфыйгуллиннар бәхетне туган җирдә тапканнар.

d Алар туган авылда төпләнеп, бүгенге көндә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олысына унөч, уртанчысына – ун, кечесенә дүрт яшь.

Казаннан – авылга

Төп йортка Авылда калуның беренче сәбәбен алар гаилә башлыгы Рәмиснең Килдуразны, иркенлекне яратуны әйтәләр.

– Андый кеше шәһәрдә яши алмый. Ял көннәрендә дә авылдашлар белән рәхәтләнеп сөйләшеп, урам әйләнмичә булдыра алмый. Өйләнешкәч, Казанга китеп урнашып карадык. Таш йорттагы квартирада, дүрт дивар артында, аңа бик кысан булды, авылга тартылды. Өстәвенә аның авыру энекәшен карарга да кирәк иде. Шулай итеп, кире Килдуразга кайтып, каенана, каената белән ун ел буе бер түбә астында яшәдек, - диде Ландыш.

Кечкенәдән әтисе Дамир абыйга – колхозның гомерлек механизаторына - ияреп йөреп, машина – трактор паркыннан кайтып кермәгән Рәмис әтисе эзенә баса. Ул да техниканы сайлый – фермер Фәнис Кадыйров хуҗалыгында йөртүче булып эшли башлый. Нинди генә йомыш кушсалар да иренми, ул барган, хезмәтен җиренә җиткереп башкарып кайткан. Сезонына карап – кирәксә, комбайнга утырып, иген урдыра-суктыра, чөгендер ала. Иртә яздан кара көзгә кадәр кырда ул. Кыш көне дә фермерда эш җитәрлек. Буш вакытлар сирәк эләгә, чөнки ул сезонда гаиләсенә акча эшләп калырга тырыша.

– Рәмиснең ялларын балалар белән көтеп кенә торабыз. Эшкә бармаса, ишегалдында казанда шулпа пешерә. Үзенең рецепты буенча, бик тәмле килеп чыга. Без, туганнар, дуслар, күршеләр бергәләшеп ял итәбез. Менә шулай бергә җыелып, иркенлектә яшәгәнгә авылны сайладык та инде. Каенана әни дә бездә зур кунак, - диде Ландыш.

Каенана дигәннән, Ландыш Фәния апаның яхшылыгын, гадилеген мактап бетерә алмый. Гади булмый ни, гомер буе ашчы булган, вокзалда билет саткан акчага, иренең колхоз биргән хезмәт хакына дүрт баланы “күтәргәннәр” алар. Кызганыч, тигез картлык насыйп итми, ире Дамир абый вафат булганга 12 ел. Шуннан соң Фәния апа: “Яшьләрнең гомерләре алда, рәхәтләнеп яшәгез”, дип, күршедәге өйне сатып алып, аерым яши башлый. Тик ике йортның да ишекләре ябылып тормый, иртән үк балалар: “Әни, дәү әни, нихәл!” дип янына кереп чыкмасалар, күңелләре тынычланмый, көн дәвамында бергә алар.

Ландыш ханым ир ен Рәмисне балалары өчен иң яхшы әти, дип бәяли. Тыныч, эшчән ир һәрвакыт кызы, уллары өчен вакыт таба. Балалар баштан серләрен аңа сөйлиләр икән. Әтиләре тыңлый, киңәшен бирә, әйбер кирәксә, алырга тырыша. Әлбәттә, һаман “йомшак”та булып бетә булмый, кирәк чакта нык иттереп ата сүзен дә әйтеп, сеңдерә ала. Бик кырысланып китсә, “очлы чатны” түгәрәкләргә әниләре Ландыш бар. Менә шулай тормыш арбасы күчәре “майланып”, алга таба бара.

Ландыш Шәфыйгуллина үзе дә гади гаиләдән, әти-әнисе әле дә фермада эшлиләр. Аларның тигезлегенә, эшләп йөрүләренә барысы да сөенеп кенә торалар. Ә Ландыш авыл эчендә “кайный торган” һөнәр иясе сайлаган, ул – авыл җирлеге секретаре. Халык зарлары башлыкка килеп җиткәнче баштан секретарь аша уза. Авылда, белгәнегезчә, проблема бервакытта да бетми, гади халык кечкенә генә йомышын да авыл сәвитенә төшеп сөйли. Ә Ландыш Шәфыйгуллина беркемне дә кире бормый, шулай ияләшкән, тәрбия дә шундый.

Өчесендә өч төрле холык

Өч баласы турында Ландыш Ирек кызы яратып шулай ди. Кулдагы бармаклар да тигез түгел, кемгә нәрсә бирелгән бит.

Әниләре сүзләренә караганда, олы кызлары Илзия бик актив, иҗади кыз. Авылдагы чаралар ансыз узмый, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли. Район, республика әдәби бәйгеләрендә катнаша. Шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” республикакүләм фәннигамәли конференциясендә беренче урынны яулаган. Моннан тыш, рәсем ясарга да бик оста, киләчәк һөнәрен дә шуның белән бәйләмәкче – йә дизайнер, йә архитектор булырга хыяллана. Үзе ясаган проектлар белән өйләр төземәкче кыз. Өйдә Илзия әнисенең төп ярдәмчесе, юарга-җыярга, ашарга пешерергә ялындырып тормый.

Икенчесен, уллары Раянны, алар бабасы, әтисе кебек өченче буын механизатор булачак ахыры, диләр. Чөнки кечкенәдән буе җитәр-җитмәс килеш руль әйләндерергә үрелгән бала ул. Әтисе Рәмис белән эшкә барырга дисәң, бик шатлана икән. Гаражда техника ремонтлаганда, ул аннан керми. Терлекләр дә ярата, малларга печән алып керә, су эчерә һәм башкалар. Бозау, атлар, сезонында үрдәк-казлар карап үстерешә Раян. Холкы буенча бик тыныч, аз сүзле, өйдән чыгып йөрергә яратмый торган, дип тасвирлады әнисе.

Ә кечкенә Әмир, киресенчә, “җил-давыл” икән. Үзенә дүрт яшь кенә булса да, барысын да аякка бастырырга өлгерә. Өйдә дә бер тик тормый, әнисе, апасы, абыйсы нәрсә эшли, ул һәрвакыт барып кысылган, булышкан. Гөлләргә су сибә, идән юыша, тышка чыкса, атлар янына барып, курыкмыйча кулдан солы ашата. Балалар бакчасында да игътибар үзәгендә, бәйрәмнәр булса, шартлатып шигырен дә сөйли, биеп тә күрсәтә. Апасы кебек рәсем ясау сәләте бар. Әле күптән түгел генә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында узган район рәсем конкурсында бүләкләнгән. Кыскасы, менә шундый эшчән, авылны җаннарытәннәре белән яраткан күп балалы гаилә алар. Шәфыйгуллиннарның хыяллары да гади – балалар исәнсау булсын, укып, һөнәр алып, үз юлларын тапсыннар, якыннар белән озаклап бәхетле яшәргә насыйп булсын, диләр.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев