Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан Николай Макаров: «Начар ат була алмый, начар хуҗа гына була. Ярышларда җиңә алмадың икән, гаеп үзеңдә»

Әлши авылыннан Николай Макаров хуҗалыгында бүген 50дән артык ат бар. Хуҗа атларны бөтен тормышы булуын әйтә, шуңа киләсе елны үзе өчен аеруча үзенчәлекле дип саный.

 

Әтисе колхозда ат җигә торган була, кечкенә Коля инде 5-6 яшьтән дилбегә тота башлый. Ат авылда эш өчен, дип кенә асрала торган заманнар була ул. Үсә-үсә аның токымлылары белән дә кызыксына башлый. Сабантуйларда Николай Макаров иярләгән рысакларны, йөгерекләрне Буада да, күрше регионнарда да күпләр күргәне бардыр. Әтиләре артыннан уллары да атлар белән ярышларда катнашып үстеләр. Хәзер инде 4нче сыйныфта укучы оныгы Дарья ат өстендә.     Без бу юлы уңышларыннан бигрәк, хуҗадан атларга мөнәсәбәте, ел хуҗасының нинди хайван булуы турында күбрәк сораштык. Николай өчен атлар товар да, акча эшләү чыганагы да түгел. Киресенчә, ул бүгенге заманда атлар асраучыларны арттыру яклы. Шуны күздә тотып, гаиләсе авылда нәселле тайлар үрчетү белән дә мавыга. Николай, ярышлар өчен ат тотучылар кебек, хайван ярышларда бирешә башласа, аны беркайчан да сатмый. Ул үзенең беркайчан да моңа бара алмаячагын әйтә.

-Начар ат була алмый, начар хуҗа гына була. Ярышларда  җиңә алмадың икән, гаеп үзеңдә: рационы җитешсез, дагасы дөрес куелмаган, яисә аның белән тиешенчә  шөгыльләнмәгәнмен, дим. Һәрвакыт ярыш алдыннан атның тән температурасын үлчим, кәефен карыйм. Ул миннән артыграк ыргылырга тиеш. Атлар ярышларны бик тоялар. “Магнит” исемле чабышкымны күзәтә идем: Сабан туенда җиңгән елларны буйсындырып бетереп булмый, алгы аяклары белән  тыпырдап тора. Җиңелгәч, бөтенләй башкача, - дип сөйли хуҗа. Николай атларны коендырырга һәм судагы хайваннар өчен бу терапиянең никадәр рәхәт булуын күзәтергә ярата. Коенган ат ял итә һәм шуннан миңа атка караганда да рәхәт, ди ул.

Ат тынычлык ярата. Үзеннән ни теләгәннәрен аңлау сәләтенә ия.  Николай ел хуҗасына бик күп өметләр баглый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев