Буа районыннан Рәзинә Хәсәнова - республика кунакханәсендә
«Милли кунакханә» тапшыруында Түбән Наратбаш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәзинә Хәсәнова булып кайтты.
Рәзинә Гәрәй кызы Буа районы турында, тиздән иҗатташ дуслары — район һәвәскәрләре, җырчы коллективлар белән республика сәхнәсендә чыгыш ясауларын сөйләде. Җанлы әңгәмә 15 минут дәвам итте. Соңыннан Рәзинә Хәсәнова үзе кунакта булган Татар мәдәни ресурс үзәгеннән Рәхмәт хаты алып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев