Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан Тамара Петрова: «Балаларыбызның якты киләчәге өчен»

Петровлар гаиләсе сигез баланы тәрбиягә алганнар.

Алар Ырыңгы авылында яшиләр. Җирле сайлау участогына балалары белән килгән Тамара Геннадьевна, аларның «Без кемне сайлыйбыз?» дигән соравына нәкъ менә шулай җавап биргән.
«Без сезнең бүген дә, киләчәктә дә бәхетле һәм тыныч яшәвегез өчен сайлау ясыйбыз», — дигән ул. Ә авылда бүген алар өчен барлык шартлар тудырылган. Балалар һәм спорт мәйданчыклары бар, балалар бакчасы, мәктәп һәм мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелгән.
Сигез баласының икесе бүген беренче тапкыр үзләре тавыш биргән.
Барлыгы Тамара һәм Юрий Петровлар 16 баланы тәрбияләгән. Аларның өчесе — үзләренең туганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев