Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының Әлки авылында мәчет ремонтланды (+фото)

1991 елда төзелгән авылның бердәнбер мәчетенә ремонт кирәклеге турында узган елда ук сүз булган.

Авылдашлар мулла Әлфит Фәттахов белән берлектә аның түбәсен алыштырырга, тышкы диварларын тышларга сөйләшкәннәр. Авылдашлар моны берсүздән хуплаганнар һәм акчалата ярдәм иткәннәр. Зур суммадагы ярдәмне шул авылда туып-үскән Раил Зыятдинов, Алмаз Фәхриев, Фәнис Җәләлов, Буа мөхтәсибәте, Казанның “Ярдәм” фонды күрсәткән.

– Төзекләндерүчеләр эшне тиз тоттылар. Беррәттән манарасын, аен да яңартасы килде. Анысын да эшләп чыгарга уйладык, - диде әлеге эшнең инициаторларының берсе ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин.

Башланган эш беткән эш, диләр. Күмәк көч, ярдәм белән ремонтны ясап та бетергәннәр. Әле моның белән генә тукталып калырга җыенмый әлкилеләр. Эчке ягын да төзекләндерәселәре килә. Монысын да бердәм башкарып чыгарбыз, дип ышаналар.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев