Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының «Альтаир» ЮИД командасы «Имин тәгәрмәч-2026» республика конкурсында катнашты

«Кама Артыгы»нда «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2026» XXII Республика конкурсын тантаналы ачтылар.

 

Беренче «Фигуралы йөртү» конкурсы булды, анда балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ачылыш тантанасында мәртәбәле кунаклар да катнашты, алар катнашучыларга: ак көндәшлек һәм юл кагыйдәләрен онытмаска, аларны үтәргә өндәделәр.

Яшь инспекторлар хәрәкәте (ЮИД) – бу юлларда куркынычсызлыкны пропагандалаучы балалар оешмасы.

Тарихы

1973 елның 6 мартында СССРда рәсми рәвештә оештырыла. Татарстан командасы беренче тапкыр ил күләмендә 1986 елда «Имин тәгәрмәч» бәйгесендә җиңеп таныла .

Алар нәрсә эшли?

ЮИД отрядлары үзләре дөрес йөрү өлгесе генә түгел, ә актив агитаторлар да булып тора:

· Кечеләргә өйрәтү: Кече сыйныфларда һәм балалар бакчаларында дәресләр, викториналар үткәрәләр .
· Рейдларда ярдәм: ГИБДД белән берлектә «Игътибар – балалар!» кебек акцияләрдә катнашалар .
· Пропаганда: Юл йөрү кагыйдәләре буенча стенгазеталар чыгаралар, водительләргә белешмәләр тараталар .
· Яктырткычлар тарату: Караңгыда киемгә эләктерү өчен чагылдыргыч элементлар өләшәләр .

Мөһим чаралар һәм казанышлар

ТРда бүген 1500 отряд эшли, аларда 19 мең бала катнаша . 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев