Буа районының «Авангард» агрофирмасында уракка төштеләр
Әлегә берничә экипаж арпа кырында эшли.
Әйләнеш полосаларыннан, басу кырыйларыннан җыеп алынган бөртек сытып консервлау өчен файдаланыла. Моңа кадәр шул максатта 60 тонна көзге бодай суктырып алганнар. Баш агроном Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, игеннәрне контроль суктыру һәр гектардан уртача 35-40 центнер уңыш чыгуын күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев