Буа районының “Авангард” агрофирмасында уртача хезмәт хакын 70 мең сумнан күбрәккә җиткермәкчеләр
Әлеге күңелле хәбәрне агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин җиткерә.
Шушы көннәрдә коллективта “Ак Барс” агрохолдингы генераль директоры Иван Егоров катнашында алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. Авангардлылар быел 65 мең тоннадан күбрәк бөртеклеләр, 80 мең тоннадан күбрәк шикәр чөгендере уңышы җыеп алган. Терлекчелектә дә тотрыклы үсеш бара. 21 мең тоннадан күбрәк дуңгыз ите, 14 мең тоннадан күбрәк сөт, 1 мең тоннадан күбрәк мөгезле эре терлек ите җитештерү планлаштырыла. Тугыз ай нәтиҗәләре буенча агрофирмада уртача хезмәт хакы 57 мең сум тирәсе тәшкил итә. Ул яңа елдан тагын артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев