Буа районының биш авыл җирлегенә тракторлар кайтарылды
Шул рәвешле Ырыңгы, Яшевка, Иске Тинчәле, Түбән Наратбаш, Адав-Толымбай авыл җирлекләре транспортлы булды.
Бу – дәүләт ярдәме. Татарстанның муниципаль берәмлекләр Советы аша республика казнасыннан бүлеп бирелгән икешәр миллион сумлык грант акчасына алынган. Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтҗанов белдерүенчә, трактор бик кирәк иде. Әлегә кадәр өч авылдагы – АдавТолымбайдагы, Ивашевкадагы, Яңа Авылдагы үләннәрне чаптырырга, кышын кардан чистартырга шәхси тракторы булучыларны гозерләгәннәр. – Рәхмәт, тыңладылар. Тик һаман аларга әйтеп булмый, болай да баш тартмадылар, үз ягулыкларын ягып ярдәм иттеләр. Хәзер, яңа трактор булгач, бу проблема хәл ителде, - диде Азат Фазылҗан улы. Яңа тракторга печән чаптыргычны, кар чистарткычны алырга да дәүләт ярдәм итәчәк. Анысы да республика бюджетыннан финанслана. Бер-ике айдан алары да кайтартылачак, дип көтәләр. Ә хәзергә авылда юл ремонтлау эшләре бара. Монысы үзара салым акчасына башкарыла. Толымбайлылар өчен стратегик тыкрыкны – авылның Кооператив һәм Яшел урамнарын тоташтыручы сазлык урынны таш түшәп юллы итәләр. Бу юлдан Буага, зиратка чыгып йөриләр. – Авыл җирлегендә юллар ремонтланып бетте диярлек. Шул тыкрыкларны гына төзекләндереп җибәрәсе бар. Киләсе елларга аларны да эшләп чыгарга исәп тотабыз, - диде Азат Әхмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев