Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының Боерган авыл җирлегенә караган уникаль архитектурасы белән чиркәүне юкка чыгудан саклап калу эшләре башланып китте

Халык, өмә оештырып, бина эчендәге чүп-чарны чыгарды, кар-яңгыр үтеп, корылманың алга табан ишелүен туктату ниятеннән ишек-тәрәзәләрен ябып ныгыттылар.

 

Уникаль архитектурасы белән танылса да, дөресен әйтергә кирәк, әлеге бина шушы көнгә кадәр ташландык хәлдә кала бирде. Ишек-тәрәзәләреннән үтәли җил-яңгыр үтте, башы ябулы булмау сәбәпле, диварлары коелып ишелә барды. Күптән түгел авыл активы чиркәүне алга таба җимерелүдән туктатуга кереште. Уннан артык кеше бина эчендә  нидер эшли: кемдер җир идәннән чүп  калдыкларын түгә, тәрәзәләрне каплый, тирә-яктан үләннәрне чистарта. Бу эшкә тотыну идеясенең кайдан башлануы турында безгә Боерган авылында яшәүче туган якны өйрәнүче, тарихчы, укытучы Михаил Вериялов сөйләде. Күз алдында дини корылманың юкка чыгуы тарихчыны күптән борчый. Ул да булмый Тула шәһәрендә яшәүче Ольга Отрохова аның белән элемтәгә чыга. Аның бабасы Чуаш Сарыкамышыннан була, әбисе 30нчы елларда Борындык мәктәбендә укыта һәм директор булып эшли. Ольга үзенең нәселе белән кызыксына, Михаил Вериялов шул вакыт борынгы белем бирү йортлары  турында мәгълүмат туплау эшләре белән  шөгыльләнә торган була. 2023 елда, якташы тарихчы белән очрашуга кайткач, Иске Борындык авылы чиркәвен күреп гаҗәпләнә. Быел ул Казанга кайтып “Чишмәләр кая ага” исемле җәмәгатьчелек эшләре белән шөгыльләнүче оешма активистлары белән очраша. Аларның ярдәме белән архитектура бинасын саклап калу эшләре буенча фикер алышалар. Интернет челтәрләрендә аралашу өчен төркемнәр оеша һәм август аенда дүрт кеше, октябрьдә 400 кеше өмәгә килә. Бу эшкә якташлары Владислав Ларкин җитәкчелек итә. Бирегә белгечләр килеп өйрәнүләр башлаганчы  тирә-юнен тәртипкә китерергә кирәклеген аңлата.

- Без бик сөенәбез, кешеләрнең күңелендә шулкадәр күп яхшылык. Чиркәү халык ярдәме белән 1873 елда төзелә башлап, 1877 елда ачыла. Моңа кадәр ул агачтан була. Безгә ул шуның белән дә кадерле, дөнья- күләм билгеле шәхес, урта Иделдә беренче чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлев биредә тормыш юлын башлаган.  Әлеге дини йортның атакае, Сембер дини семинариясен тәмамлаган, миссионер, закон өйрәтүче Алексей Баратынский   белән дус була. Чиркәү территориясендә атакайның ике катлы зур булмаган өе дә саклана. Әлеге йорт озак еллар башлангыч мәктәп булып тора, аннан май-сыр заводы цехы итеп тә күчерелә. Ә иң сөендергәне 90 елдан соң изгеләндерүче Николай чиркәвендә шушы көннәрдә беренче гыйбадәт кылынды. Ераклардан кадәр кайтучылар булуы шулкадәр сөенечле иде. Кешеләрнең күзләрендә яшь бөртек-ләре күренде, - дип сөйли ул.

Авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева да өмәгә килгән иде. Бүгенге көндә әлегә бинаны консервацияләү эшләре генә барса да, бу зур алга китеш, ди ул. Иң мөһиме - кешеләрдә теләк булуын әйтә. Кешеләр финанс ярдәме  күрсәтергә ашкынып торалар. Киләчәктә бердәм булып бинада реконструкция эшләре башланасына да ышана ул.

Бүгенге көндә Иске Борындык авылында 44 хуҗалык исәпләнә һәм 69  кеше яши. Балалар Боерган урта мәктәбендә белем алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев