Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының Чуаш Киштәге авылыннан Валерий Петров Ульяновск өлкәсендәге “Россия” совхозын үрнәк хуҗалык дәрәҗәсенә китергән

Әлеге совхозга Казан ветеринария институтында читтән торып укыган елларында зоотехник булып урнаша.

Ул хуҗалыкның мөмкинлекләре зур була. Терлек үрчетәм, дисәң дә, шартлар бар. Тик эш үзагымына салынган. Белгеч сәбәбен абзарлар кечкенә, кысан булуда, механикалаштырвлмауда күрә.  Яшь белгеч перспективаны дуңгызчылыкта күрә. Хезмәтне фәнни нигезгә салу юлларын эзли. Тирә-як өлкәләрдән белешеп, нәселле дуңгызлар кайтарта. Күп җитәкчеләр өнәп бетермәгән тагын бер яңалык кертә.  

Шушы ысул белән җитештереп, совхоз дәүләткә һәр елны 120шәр тоннадан күбрәк өстәмә ит сата. Әмма белгечне бу гына канәгатьләндерми. Совхозга еш килеп йөрүче губернатор Юрий Горячев белән күрешеп, планнары белән уртаклашырга хыяллана ул. Җаен туры китереп, дуңгызчылык комплексы төзергә ярдәм сорый. Әлләни озак та үтми, “Россия” совхозының Зеленая Роща бистәсендә  50 мең башка исәпләнгән дуңгызчылык комплексын салу эшләрен кузгатып җибәрә. 1984 елның декабрендә чистарту корылмалары белән ап-ак кирпечтән салынган гаять зур предприятие сафка баса. Башта анда 450 кеше эшли. Егет вәгъдәсен җилгә очырмый: кадрларны башлыча үзе эзләп таба. Күбесен Татарстандагы чуаш авылларыннан чакырып китерә. Тора-бара комплекста эшләүчеләр саны 750гә җитә. Директор итеп Валерий Васильевич Петров раслана.

Аның совхоз эшчеләрен ике катлы йортлар, дача участоклары белән тәэмин итүе һәм башка шартлар тудыруы турында тулырак “Байрак” район газетасының 19 декабрь, 2025 ел санында укыгыз. Аныж авторы Язучылар берлеге әгъзасы, Буа газетасы редакциясендә 1965-66 елларда эшләгән Сәгыйть Бәдретдинов.

(Сәгыйть  Бәдретдинов язмасы файдаланылды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев