Буа районының Чурак авылында яшәүчеләр өчен мәдәният йорты икенче өйгә әверелгән
Әлеге авылда яшәүчеләрнең күпчелеге эштән бушаган вакытларын мәдәният йортында үткәрергә ярата.
Аларны биредә эшләп килүче унике клуб формированиесе берләштерә.
Әбиләр җырлый һәм бии
Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан бер кичтә без дә анда кунакта булып кайттык. Кичке сәгать җиденче яртыда клуб гөж килә иде инде. Җанлылык фойедан ук башлана – кемдер шашка-шахмат буенча, икенчеләре өстәл теннисында бүгенге кичнең осталарын ачыклый. Ул арада милли күлмәкләрен киеп алган апалар сәхнәгә уза башладылар. Нигездә өлкәннәрдән торган “Салават күпере” фольклор төркеме мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылачак концертка репетиция ясаячак, диделәр. Алар кошлар, туганнар турында борынгы җырлар җырлап, кул эшләре эшләп, кич утырдылар. Күпчелеге 60тан узган апалар арасында иң өлкәне быел җәйдә сиксәнен тутырачак Валентина Сидорова. Ул аларның буыннан буынга күчеп килгән йолалар, җырлар буенча төп киңәшчеләре. Җырларны әбисе, әнисе язып калдырган дәфтәрдән өйрәнәләр.

– Ансамбльгә утыз елдан артык йөрим инде. Иске клуб чагында ук оештырган идек аны. Бүген дә, олыгайсам да, мине калдырмыйлар. Сәнгать җитәкчесе Николай Иванов өемнән килеп ала, илтеп куя. Барысына да бик зур рәхмәт, – ди ул.
Фольклор төркеме үз сәхнәләре белән генә чикләнеп калмый, аннан читтә дә төрле чараларда катнаша. “Күрше” программасы буенча Чуашстанның Яльчек районының Яңа Байтирәк авылына барганнар, “Балкыш” фестивалендә ел саен катнашалар. Казанда да чыгыш ясаганнары бар.
Театраль түгәрәккә йөрүчеләрнең үз ирешкәннәре. 2024 елда “Театраль яз” район фестивалендә катнашып, Вера Яковлева “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү яулаган. Спектакльдән өзекне безгә дә күрсәттеләр. Шулай ук олылар һәм авылның яшь егетләре катнашында солдатка озату йоласын карадык, талантлы яшь кыз Стефания Попова җырлавын тыңладык.
Мәдәният йорты республикада узган елдан тормышка ашырылучы “Актив озын гомер” программасына да актив кушылып киткән. Сызыклы биюдә үз талантларын алар да күрсәттеләр. Сокланмый мөмкин түгел.
– Өйрәтергә киленебез Иринаны җәлеп иттек, – ди клуб мөдире Светлана Иванова.
Ивановлар өйдә дә, эштә дә бергә
Николай Александрович бу өлкәдә 30 елдан артык. Узган гасырның 90нчы елларында тракторчыдан мәдәният хезмәткәре булып китә ул.
– Ырыңгы мәдәният йортының ул чактагы директоры Василий Нестеров “бик кирәк” дип эшкә алды мине. Ул вакытта каршы килү юк иде бит. Шуннан эшләп киттем, – ди Николай Иванов. Ә 2000нче еллар башында хатыны Светлана Анатолевна да килә янына. Инде егерме елдан артык кулга-кул тотынышып иҗат итә алар.

– Болай безгә бик җайлы. Һәрвакыт бергә һәм бер-беребезнең эшен аңлыйбыз. Клуб икенче өебезгә әверелде. Аннан кайтып та тормыйбыз кебек. Ишекләрен атнаның бер көнендә дә япмыйбыз. Чиратлап ял итәбез, – диләр елмаеп. Мәдәният учагын сүндермәү өчен янган Ивановлар үз артларыннан якыннарын да, авыл халкын да оста ияртәләр. Клубта эшләп килүче 12 формированиегә барлыгы 132 кеше йөри. Балалар, яшьләр дә күп.
Спортка да урын бар
Клуб иҗаттан тыш, спорт яратучыларны да берләштерә. Бигрәк тә бадминтон яхшы үсеш алган биредә. Гаиләләре белән уйныйлар – һәм Владимир Ильиннар, Ирина һәм Игорь Поповлар, Елена һәм Геннадий Семеновлар, Лариса һәм Олег Поповлар һәм аларның кызлары Снежана – шундыйлардан. Төрле ярышларда катнашалар. Район данын яклап та чыгыш ясыйлар, җиңүләр, призлы урыннар яулыйлар. Әле күптән түгел генә Вдалимир Ильин Казанда узган бәйгедә үз яшь категориясендә икенче, Олег Попов өченче урын алып кайткан.
– Атнасына өч-дүрт тапкыр шөгыльләнәбез. Кышын бадминтон булса, җәен күбрәк волейбол уйныйбыз. Иң мөһиме – рәхәтләнеп аралашабыз. Шуңа бирегә киләсе генә килеп тора. 13 ел эшләп килүче яңа якты, җылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләребез төрле юнәлешләрдә шөгыльләнергә, талантларын ачарга теләүчеләргә бөтен мөмкинлекләрне тудыралар. Алар авылда узучы төрле бәйрәмнәрнең, йолаларның, конкурсларның күпчелеген оештыручылар да. Алга таба да шулай актив эшләүләрен, иҗатлары саекмавын телибез, – ди Ырыңгы җирле үзидарә Советы депутаты Владимир Анатольевич.
Мөмкинлекләр, дигәннән, аларны булдыруның да төрле юлларын эзлиләр Ивановлар. Берничә ел элек республика чырышысы конкурсында откан средстволарга яңа аппаратура, бильярд, башка кирәк-яраклар сатып алганнар.
Менә шулай чураклыларның һәр кичен аларның үзләре белән бергә күңелле дә, файдалы да итәргә тырыша Ивановлар.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев