Буа районының “Ямбулат” авыл хуҗалыгы кооперативында сөт җитештерү күләме артты. Серен ачыклыйбыз
Быел “Ямбулат” кооперативында бер баш сыердан узган елның шул чорындагыдан тәүлегенә 4,5 литрга күбрәк сөт сава башлаганнар. Кооперативның икътисади һәм финанслау эшләре буенча урынбасары Алмаз Фәсхетдинов белдерүенчә, беренчедән, биредә нәселдәнлекне яңарту өстендә эшлиләр.
Төп максат – 100 сыердан 80 баш тана бозау алу. Моның өчен махсус орлык сатып алып, буазландыралар. Моннан тыш, күп сөт бирә торган сыерларның эмбрионнарын сатып алып биредәгеләргә салалар. Икенчедән, терлекләрне махсус төзелгән рацион буенча ашаталар. Алдан азыкның составы махсус лаборатория тикшерүе үткәрелә.
Югары продукция бирә торган сыерлар һәм дөрес ашату – менә ул зур сөтнең сере. Бу хакта тулырак район газетасының 18 ноябрь саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев