Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының Исәк авыл җирлегендә җыен узды

«Исәк авыл җирлегендә җыен үткәрелде. Җыенда ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Буа якташлыгы җәмгыяте президенты Ирек Закиров һәм Буа шәһәре прокуроры Фатыйхов Тимур катнашты. Ирек Закировның авыл җирлегендә актив эшчәнлеген билгеләп үтәргә кирәк: ул мөһим социаль чараларны оештыра, территорияләрне үстерүгә ярдәм итә, йортлар сала һәм туган авылы халкы өчен эш урыннары булдыра. 2025 ел өчен башкарылган эшләр турында отчет докладны тыңлаганнан соң, авыл халкының төп соравы яңа клуб төзелеше булды. Иске бина сүтелгән иде. Авыр чорны исәпкә алып, бу мәсьәләне оператив рәвештә хәл итү катлаулы бурыч. Шуңа да карамастан, без бу сорауны исәпкә алдык. Авыл җирлегенең актив гражданнары Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр, - дип язган Ранис Рәфисович.

Бу хакта "ВКонтакте" социаль челтәрендөге шәхси  аккаунтында муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев