Буа районының Иске Суыксу мәктәбе укучысы – “Яңа елга ГТО белән – ГТО теләкләрне үти” республика онлайн акциясендә җиңгән ролик авторы чыннан да ГТОның Алтын билгесе иясе
Буа районының Иске Суыксу мәктәбе укучысы – “Яңа елга ГТО белән – ГТО теләкләрне үти” республика онлайн акциясендә җиңгән ролик авторы чыннан да ГТОның Алтын билгесе иясе
Тугызынчы сыйныф укучысы Кәрим Шәрәфетдинов, ул мәктәпнең Беренчеләр хәрәкәте беренчел оешмасы лидеры да, шушы көннәрдә “Яңа елга ГТО белән – ГТО теләкләрне үти” республика онлайн акциясендә җиңүе өчен бүләкләнде. Анда катнашу өчен ул авторы да, баш герое да үзе булган көлкеле ролик әзерләгән иде. Иҗат процессына Беренчеләр хәрәкәте башлангыч бүлекчәсе кураторы, чит телләр укытучысы Дария Валерьевна Савельева җитәкчелек иткән.
Кәримнең иҗади уңышлардан тыш спортта да зур казанышлары бар. Ул ГТОның Алтын билгесе иясе. Аның физик күрсәткечләре бик әйбәт, егет 40-50 тапкыр идәннән этелә, 30 тапкыр турникта этелә, 3 километрны 13 минутта уза. Моннан тыш татарча көрәш белән шөгыльләнә. Һәм барлык спорт, патриотик бәйгеләрдә катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев