Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының «Искра» колхозы Шәүкәт Хәсәнов рәислегендә миллионер булган. (фото)

Легендар рәисне якыннары ничек хәтерли

Укучысына өйләнгән

Шәүкәт Хәсәнов Яңа Тинчәле авылында туа. Яшьли әтисез кала. 1938 елда Иске Шәйморза авылы мәктәбен тәмамлый һәм Яңа Тинчәледә балалар укыта башлый. Укучылары арасында чандыр гына гәүдәле Мөшфыйка исемле кыз да була. Ул вакытта укытучы белән укучы киләчәктә гомер юлыннан бергә атлаячакларын белмиләр әле. Күп тә үтми, Шәүкәт Хәсәновны армиягә алалар. Ул анда хәрби училище тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсе ала. Сугышны ул солдатта каршылый. 1942 елның сентябрендә көчле бәрелешләр вакытында Шәүкәт Хәсәнов яралана, аягын кисәләр. Озак вакыт хәрби госпитальдә дәвалангач, авылына кайта. Аннан аны партия райкомына чакыралар, Буденный районы Иске Шәйморза авылының социаль ярдәм итү бүлегенә эшкә билгелиләр. Шунда ул укучысы Мөшфыйканы күрә, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый (ул вакытта буйга җиткән кыз була) һәм алар өйләнешәләр. Өч балалары — Ирек, Гөлинә, Радик туа. 

1958 елда Буденный районы бетерелә, анда кергән хуҗалыкларны Буа районына кушалар. Шәүкәт Хәсәнов алдан колхоз партиясе оешмасы секретаре итеп сайлана, 1960 елда колхоз рәисе итеп куялар. Бер аяклы килеш 18 ел буена 5 мең гектар мәйдандагы кырларны, фермаларны иңләп, "Искра«ны республикага таныта ул.

Шәүкәт Хәсәнов Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә. 
Шәүкәт Хәсәновның кече улы РадикХәсәнов әтисе турында болай сөйли:
«Колхоз рәисе улы дип тормадым, 9 яшемнән эшли башладым, көтү көттем, комбайнчы ярдәмчесе булып уракта катнаштым. Әти мәрхүм кырга алып бара, механизаторлар белән бергә утырып ашыйбыз. Гади эшчеләрдән үзебезне өстен куярга ирек бирмәде. Кечкенәдән машинада итәгенә утыртып барып, өстәлдәге икмәкнең кайдан килүен күрсәтеп үстерде. 

Колхозчыларга карата хөрмәте зур иде. Чуашстан урманнарыннан эшчеләр җибәртеп, утын кистертеп кайтара. Яз җиткәч, кырда, фермада, трактор паркында эшләүчеләргә йорт буратып эшләтте. Ул вакытта техника санаулы гына, әтинең ваттырасы килми, чөнки колхоз эшен алып барасы бар, үзе ат белән йөрде. Яңгырлы көннәрдә кожан плащ киеп чыгып киткәннәре бер дә күз алдымнан китми. 

1986 мартында, әти үләренә берничә көн калгач, авылга кайттым. Әти шунда да параличланган исән калган аягына күнекмәләр ясый, миңа ил киләчәге турында борчылып сөйләде. Ул бик зыялы кеше, Александр Яковлевның “Цель жизни” китабын, Михаил Шолохов әсәрләрен һәм хәрби әдәбият укыды, сугыш турында фильмнар карагач, күзләренә яшьләр чыкканын күрә идек. 

Әти соңгы көненә кадәр авылның элеккеге мәчете хакында борчылды. Әлеге изге урын югалмасын, тапталмасын, дип теләде. Мин моны әтинең васыяте итеп санадым. Аның урынын койма белән тоттырып алып, нигезләрен күтәртеп, мәчет макетын ясаттырып, ташлар куйдырттым. Әти тыныч йокласын». 

84 яшь, Шәүкәт Хәсәновның тормыш иптәше Мөшфыйка апаның сеңелесе Солтания Вәлиева хатирәсе:
«Шәүкәт җизни колхоз рәисе булса да, гаиләсен үсендермәде. Авылдашларыннан өстен булырга яратмады. Гади генә агач йорт иде, апа белән сыер да, башка терлекләр дә асрадылар. Балаларын да кешедән артык киендермәде. Ул хәзерге яшьләргә генә автомобиль белән квартира кирәк. Ә аларның өч баласы кечкенәдән эшләп чыныктылар. Моның өстенә әле җизни әтисе ягыннан туганының ятим калган балаларын да үстереште. Кыскасы, бер йорт кеше иде. 

Җизни мәрхүм эшләгән кешене яратты, таң белән сәгать дүрттә ул фермада булыр иде, колхоз чөгендерен дә карап торып эшләткән кебек утатты. Уңышны әрәм итмичә җыеп алу — аның өчен беренче урында булды. Үзе эштән киткәннән соң, колхоз исәбендә миллион ярым сум акча калдырды, дип сөйләделәр. Апа белән тату яшәделәр.

Мөхәррәм МӨХӘММӘТҖАНОВ, 1979-1989 елларда «Искра» колхозы рәисе искә ала:
«Шәүкәт абыйны Яңа Тин-чәле авылына эшкә килгәнче киңәшмәләрдә күреп кенә белә идем. Ул сугыштан кайтып, хуҗалыкны үз авылы буларак яхшы белгән җитәкче иде. 1960-1980 еллар арасында районның 80 процент җитәкчеләре фронтовиклардан тора. Чоры шундый, авыр еллар иде.

Мин әлеге колхозга эшкә килгәндә Шәүкәт абыйның эштән китүенә ике ел үткән иде. Аның урынында парторг Иршат абый Кәлимуллин эшләп караган. Иршат абый колхозны кабул иткәндә исәптә миллион сум акча булган. Мин килгәндә ул беткән иде инде. Ул заман җитәкчеләренең күбесендә, “Миллионер колхоз” исемен алу өчен көрәш бара иде. Тик бу очракта төзелеш тә, хезмәт хакы да зыян күрә иде. Яңа Тинчәледә дә барысы өч объект салынган — дәүләт мәдә-ният йорты, район кулланучылар җәмгыятеннән таш кибет, колхоздан бер ферма бинасы. 

Авылны бер дә белми идем. Җитәкләр өчен башта җирле халыкны танырга өйрәнергә кирәк. Шәүкәт абый бик ярдәм итте. Яңа кеше буларак, киңәшләреннән еш файдаландым. Хуҗалыкта төп карарларны кабул иткәндә Шәүкәт абыйны чакыргалый идем. Аны шулай ук колхоз идарәсе составында да озак сайлап тоттым. Бик дус яшәдек. 

Җитәкче буларак аның таяк алымын искә алалар. Шәүкәт абый фронттан бер аягын югалтып кайткан. Шуңа да кулында һәрвакыт таяк иде. Әмма бар җиргә җитешә иде. Халыкны колхоз малына кул сузмаска өйрәткән. 

Бервакыт авылның күптән ташландык хәлдәге җимерек мәчетен сүттерергә боерык килде. Монда акыллы карар кирәк иде — белгертмичә генә мәчет агачларыннан яңадан бина салырга. Ул вакытта күрше авыллардан килеп укучы балаларга урын кирәклеге турында сүз бара иде. Менә шунда Шәүкәт абый белән бергәләп, авыл картларын җыеп сөйләшеп, бер бинада өлкәннәргә мәчет, балаларга уку йорты төзедек». 

Әлфинур Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев