Буа районының Кайбыч авылында озак еллар мәдәнияткә хезмәт иткән авылдашларны алдылар
“Буа моңнары” иҗат төркеме узган шимбәдә Кайбыч авылы мәдәният йортында искә алу кичәсе оештырды.
“Истә һаман да истә” дип аталучы чираттагы хәтер барлау әлеге авыл мәдәният йортында һәм китапханәсендә озак еллар эшләп чыккан, бакыйлыкка күчкән хезмәткәрләргә багышланды. Мәдәният ветераннары һәм авылдашлар китапханәче булып эшләгән әниле-кызлы Әминә Сәмәрханованы һәм Люция Фәйзуллинаны, клуб мөдире булып торган Әнвәр Фәхретдиновны, Кәшифә Идрисованы, сәнгать җитәкчеләре Мөнир Кәлимуллинны, Айрат Усмановны, Илгиз Усмановны сагынып искә алдылар. Шулай ук аз гына эшләп чыкканнарның да исемнәре телгә алынды. Авыл мәдәният йортының тарихын һәм анда эшләүчеләр турында мәгълүматны шушы авылда яшәүче Гөлфия Садыйкова туплады. Сүз уңаеннан, әлеге кичәне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Кайбыч мәдәният йорты директоры Сиринә Усманова әйтүенчә, авыл мәдәният йортында хезмәт куйган һәр кеше турында зур альбом эшләнеп бетеп килә. Ул көнне мәрхүмнәрнең якыннары да истәлекләре белән уртаклашты. Әле күптән түгел генә арабыздан киткән Илгиз Усмановның иҗатташлары – Люция Сибгатуллина җитәкчелегендәге “Ләйсән” халык җыр һәм бию ансамбле ул яраткан җырларны башкарды. Зал тутырып килгән халыкның күңелләре нечкәрде.
Алып баручылар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Кәүсәрия Әхмәтова, җирле шагыйрә Алсу Садретдинова, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова чыгышларын зур игътибар белән тыңлап, мондый ихлас кичә өчен рәхмәтләр әйтеп калдылар. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән Закирова чараны техник яктан тәэмин итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев