Буа районының Кайбыч авылыннан Мәрьям әби Садыйкова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Түземсезлек белән көткән олуг бәйрәме уңаеннан бик күп котлаулар, рәхмәт сүзләре, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр кабул итте ул бүген. Аларны якыннары, авылдашлары да, район җитәкчелеге дә җиткерде.
Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, муниципаль район башлыгы, шәхсән үз исмеменнән теләкләрен әйтеп, бүләкләр тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, әгъзасы Хәйдәр Габдрахманов, Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова, җирлекнең ветераннар советы рәисе Дания Ваһапова да иң җылы сүзләрен җиткерделәр. Мәрьям әби, барысын да диккать белән тыңлап:
- Мине зурлананыгыз өчен бик зур рәзмәт. Үзегезгә дә шундый мәртәбәләр насыйп булсын, - диде. Сугыш елларына туры килгән яшүсмер елларын, хезмәттә үткән тормыш юлын искә алды. Ире Зәки белән дүрт балаларын эш сөяргә өйрәтеп үстерүләрен, бүген якты дөньяда булган өчесенең, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен әйтте.
- Безнең әниебез - батыр йөрәкле. Ул безне хезмәт сөяргә, игелекле, туган җанлы булырга өйрәтте. Хәзер дә нәрсә әйтергә теләгәнен күзенә карап аңлыйбыз. Исән генә бул, безнең сиңа бурычыбыз мәңгелек, - диләр балалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев