Буа районының Килдураз авылы апалары солдатларга токмач кистеләр
Республикада “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” исеме астында хәйрия эшләре дәвам итә.
Бу уңайдан Килдураз авылында яшәүче апалар да өмәгә җыелды. “Ак калфак” оешмасына йөрүче хатын-кызларның өмәгә беренче генә килүләре түгел, бергәләп оекбаш бәйлиләр, ятьмә үрәләр, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар. Бу юлы алар авыл клубы бинасына җыелып, 95 йомыркага камыр басып, токмач кистеләр.
– “Бисмилла” әйтеп, җәйгән токмачлы аш бик тәмле була бит ул. Изге теләкләр тели-тели эшләдек”, - ди эшне оештыручылар.
Кул җылысын, күңелдәге изге теләкләрне кушып әзерләгән бу ризыклар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев