Быелгы ташуда дин әһелләренә Буа районының Бәбки авылына моторлы көймәдә барырга туры килде. Бүген Зөя аша юл ачылды
Быелгы ташуда дин әһелләренә Буа районының Бәбки авылына моторлы көймәдә барырга туры килде.
Буа районында соңгы тәүлектә Зөя елгасы аша салынган түбән сулы күперләр автомобиль һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен ачылды. Килдураздан Бәбки авылына илтүчесе дә, Немчиновкадан Кыят ягына чыгаручысы да судан азат. Сүз уңаеннан, авылларда бүленеп калу вакытында бәла-казалар булмады. Бары тик Бәбки авылында олы яшьтәге кеше вафат булды, аны җирләү өчен дин әһелләренә һәм кабер казучыларга авылга тулы сулы елганы моторлы көймәләрдә кичеп барырга туры килде. Килдураз авыл җирлеге башлыгы гозере буенча район җитәкчелеге 1 номерлы зона-коткару отрядыннан ярдәм сорады. ЗПСО коткаручылары мәетне җирләүчеләрне көймәләрдә озата барды һәм кире якка чыгарды. Бүгенге көндә Бәбкидә дистәгә якын кеше яши. Шуңа күрә мәетне җирләү өчен өстәмә ярдәм кирәк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев