Буа районының Кырык Садак авылыннан сугыш ветераны Зариф Хәйруллинны гасырлык юбилее белән котладылар.
Буа районының Кырык Садак авылыннан сугыш ветераны Зариф Хәйруллинны гасырлык юбилее белән котладылар.
Агымдагы елның 25 февралендә 100 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны, Буа районының Мактаулы гражданы, ветеран укытучы Зариф аганың күркәм юбилее уңаеннан якыннары бүген зур тантана оештырды. Олуг шәхесне беренче булып муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммаларын укыды. Шәхсән үз исеменнән рәхмәтен ирештереп, чәчәк бәйләме, кыйммәтле бүләк тапшырды. Теләкләр шул кадәр күп булды - аларны бертуган энеләре, дүрт баласы, оныклары, оныкчыклары, килен-кияүләре, туганнары, авылдашлары, дуслары да, район мәгариф идарәсе, район ветераннар советы, авыл җирлеге җитәкчеләре, вәкилләре дә җиткерделәр. Зариф Нәбиулла улы барысын да диккать белән тыңлап, шатлыклы көнен уртаклашканнары өчен рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев