Буа районының Протопопово авылындагы балалар бакчасында Туган тел көнен билгеләп үттеләр
Бүген Туган телләр көне.
Буа районының Протопопово авылы балалар бакчасында Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Туган тел көненә багышланган чара узды. Балалар үзләре белән күршедә яшәүче халыкларның көнкүреше, киемнәре, музыкасы белән танышуны дәвам иттеләр.
Балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле булуы турында сөйләделәр. Тәрбияләнүчеләр "туган тел" төшенчәсе белән таныштылар, туган телнең һәр кеше тормышында әһәмияте турында сөйләштеләр. Балалар дәресләрдә бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, илебездә бик күп милләтләр яшәвен белделәр һәм "Кайсы тел синең туган телең?" дигән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә ахырында балалар һәр халык үз гореф-гадәтләрен белергә һәм яратырга, башка халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.
Туган тел – һәр кешенең беренче теле, аны ул кечкенә чагында әти-әнисеннән һәм әйләнә-тирәсендәге кешеләрдән үзләштерә. Туган телдә беренче сүзләр әйтелә, шуңа күрә кечкенәдән бала туган телне ишетергә тиеш. Үз мәдәниятеңә, туган телеңә мәхәббәтне гаиләдә дә, балалар бакчасында да тәрбияләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев