Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының Түбән Наратбаш авылы шәһәр трассасыннан су белән тәэмин ителә башлады

Түбән Наратбашта “чәй суы” озак еллар авырткан урын булып торды. Күпчелек өйләргә тоташтырылган сулар да бары тик мунча ягарга, терлеккә эчерергә һәм бакчага сибәргә генә яраклы иде.

2023 елда авылга суны Буа шәһәреннән китертергә булалар. Иске челтәрне Буадагы су трассасына кушарга уйлыйлар. Әмма эш шуннан узмый. Ниһаять, быел көз республика һәм район җитәкчелеге һәм җирле Водоканал ярдәме белән әлеге план гамәлгә ашырыла. Түбән Наратбашка шәһәрдәге трассадан  су тоташтырыла, ул 2010 елда төзелгән челтәр буйлап агып,  авылны колачлый. Хәзерге вакытта 231 йортлы авылның 130 хуҗалыгы үз хисабыннан үзәкләштерелгән челтәрдәге суга тоташкан. Берочтан авылдагы 17 янгын гидранты да шуннан су белән тәэмин ителә. 750 мең сумга әлеге гидрантлар төзекләндерелә, урамнарда әлегәчә торган колонкалар  алына, суүткәргеч торбалардагы тишек-тошыклар ямала, су чистартыла.

- Беренче көннәрдә иске суүткәргечләр буйлап килгән су җитәрлек чиста да булмады,  хәзер чистарды. Басым белән әле анда, әле монда бәреп тә чыккалый.  Әмма халыкны сулы итә алуга чиксез шатланбыз. Челтәр Буа Водоканалы балансында булачак. Хәзерге вакытта аңа  тоташучы хуҗалыклар  белән абонент килешүләре төзелә, - ди Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Шәрәфетдинов.

Түбән Наратбаш авылы халкының ни өчен ничә еллар чәй суына аптыравы тарихын “Байрак” район газетасының 2025 елның  24 октябрендәге санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев