Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының Тутай авылында ачык Мемориль чаңгы ярышлары узды

Бәйге махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Владимир Владимирович Захаров истәлегенә багышланды.

Анда, туктаусыз кар явып торуга карамастан, Владимир белем алган Югары Лашчы мәктәбе укучыларыннан тыш Буадан һәм Чуашстан Республикасының Батыр районыннан да яшь чаңгычылар килде. Аларны һәм Владимирның якыннарын, ярышларны карарга килгән, читтән кайткан авыл халкын, кунакларны Югары Лашчы мәдәният йорты директоры Айдар Бикмиев, Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова, район спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Альберт Габайдуллин, мәктәп директоры Илсөяр Шәрәфетдинова, бәйгене оештыруда башлап йөргән Вадим Андреев, баш хөкемдар Иван Карамаликов сәламләделәр.  Алар үзе дә чаңгы спорты белән дус булган, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашкан, җиңүләр яулаган  Владимирны искә алдылар, катнашучыларга уңышлар теләделәр, оештыруга өлеш кертүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.  Владимирның бертуган апасы Ольга Никитина да чыгыш ясады.
- Безгә Владимир бик җитми. Әмма аннан башка яшәргә өйрәнми мөмкин түгел. Якыныбызны онытмавыгыз өчен зур рәхмәт, - диде ул. 
Аннан старт  бирелде. Җиңүчеләрне берничә яшь категориясендә ачыкладылар.  Олылар арасында Владимирның абыйсы Сергей да көчен сынады.  Призлы урыннарны алучыларга уртак көч белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.  Мактау грамоталарын алар батыр якташыбызның әнисе Римма  Николаевна кулыннан алдылар. Ярышның махсус медале һәм күчтәнәчләр һәр катнашучыга әзерләнгән иде.   
Учакта пешкән итле ботка, кайнар коймак һәм бал белән чәй, тәм-томнар белән барлык килүчеләр сыйланды.
Сүз уңаеннан, 24 гыйнварда Владимир Захаровка 35 яшь тулган булыр иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев