Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының Вольнистан авылында юллар салына

Алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл территорияләрен тәртипкә китерү һәм юлларны төзекләндерү программасы буенча төзелә.


Ул район үзәгеннән 45 километр ераклыкта урнашкан. Бигрәк тә юлсызлык авыл халкының үзәгенә үтте. Районга башлык булып Әбделхәй Хәйруллов килгәч, әлеге проблема уңай хәл ителә башлады. Бер ел эчендә район территориясендә 113 километр озынлыгында асфальт юллар түшәлде. Авылларга расписание буенча маршрут автобуслары йөри башлады. Хәзер дә бу юлларны өлкән буын кешеләре “Хәйруллов юллары” дип атыйлар. Хәзер инде Вольнистанның дүрт урамында яшәүчеләр авыл хуҗалыгы министрлыгы юлларыннан атлап йөриячәкләр. Без килгәндә, подрядчы “Буастроймонтаж” оешмасы эшчеләре М. Горький урамында салыначак юл нигезен ясый иделәр. Оста Фәнил Исмәгыйлев һәм Янтуган авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдинов эшнең барышын үз контрольләрендә тоталар. – Әлеге подрядчы оешма эшчеләре хезмәтенә рәхмәттән башка сүз әйтеп булмый. Узган елда да тырышып хезмәт куйдылар, – ди Рамил Әмир улы. Төп сыйфат өчен Фәнил җавап бирә. Махсус приборлар белән юлның нинди биеклектә булуын ачыклагач, әлеге аралыкка “КамАЗ” автомобиле комны бушатып китеп тә барды. Комны, вак ташны үткән көздән үк һәрбер урам башына кирәк кадәр Ульяновск шәһәреннән ташып куйганнар. – Юл булуга бигрәк тә без, авыл картлары, канәгать. Үткән көз авыл җыенында район башлыгы Ранис Камәртдиновка урамнарны төзекләндерү өчен берәр төрле программага кертеп ремонтлап булмасмы икән , дип мөрәҗәгать иттек. Башлык сүзендә торды, чөнки үзара салым акчасына гына моны башкарып чыгу озакка сузылган булыр иде. Җитмәсә, ул мәчеттән зиратка бара торган юлны да ясатты. Рәхмәт аңа, – диләр ветеран Фоат Сабиров белән авыл имамы Әсәвир Гафуров. Оста әйтүенчә, биредә эшне бу атна башында башлаганнар. Юлның озынлыгы 730, киңлеге 4 метр тәшкил итәчәк. Башта җирне грейдерда Ренат Хәмидуллин тигезләп бара. Аннары катоклыйлар. 10 сантиметр калынлыкта ком түшиләр, өстенә таш салып тигезләгәч кабат катоклыйлар. Комны үзбушаткыч “КамАЗ” автомобилендә Зөфәр Шәяхмәтов ташып өлгертеп тора. Эшне технология буенча алып баралар, чөнки юл төзелешендә хилафлыклар булмаска тиеш. Янтуган авыл җирлегенә кергән авылларда соңгы өч ел эчендә үзара салым акчасына да юллар салына. Аларның озынлыгы 2,6 километр тәшкил итә. Рамил Җамалетдинов әлеге программаның авылда яшәүчеләр өчен бик кулай булуын әйтә. – Дәүләт тарафыннан бер сум урынына берничә тапкырга арттырып кайтарылганны да халык яхшы аңлый. Былтыр Янтуганда үзара салым акчасына дәүләт ярдәме белән көпчәкле трактор, эттергеч, ургыч сатып алдык. Киләчәктә Вольнистанга да алырбыз, дигән өметебез бар, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев