Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа район ГИБДД бүлекчәсе кисәтә: соңгы атнада ике җәяүле балигъ булмаган ДТПда каза күрде

11 гыйнварда шәһәрнең Р. Люксембург урамында юл аркылы чыкканда мәктәп баласы узгынчы автомобильгә бәрелде, 13 гыйнварда 2000 елгы кыз бала автомобильгә бәрелеп, баш мие селкенү, ябык баш сөяге җәрәхәтләре белән дәваханәгә китерелде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе йөртүчеләрне юлларда чиктән тыш игътибарлы булырга, тизлекне тиешледән арттырмаска, балалар учреждениеләре янында, җәяүле аркылы чыгу...

11 гыйнварда шәһәрнең Р. Люксембург урамында юл аркылы чыкканда мәктәп баласы узгынчы автомобильгә бәрелде, 13 гыйнварда 2000 елгы кыз бала автомобильгә бәрелеп, баш мие селкенү, ябык баш сөяге җәрәхәтләре белән дәваханәгә китерелде.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе йөртүчеләрне юлларда чиктән тыш игътибарлы булырга, тизлекне тиешледән арттырмаска, балалар учреждениеләре янында, җәяүле аркылы чыгу урыннарында, ул килеп чыгарга мөмкин урыннарда аеруча сак булырга чакыра. Шул ук вакытта җәяүлеләрнең дә, бигрәк тә балаларның киемнәрендә ут яктырткыч элементлар булуга җитди карарга кирәк. Автомобильчеләр дә, җәяүлеләр дә - хәрәкәттә катнашучылар, ике яктан да үзара хөрмәт һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 11 гыйнварда шәһәрнең Р. Люксембург урамында юл аркылы чыкканда мәктәп баласы узгынчы автомобильгә б...